Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйлем алу – мөселман өчен фарыз

Мөслим һәм Әт-Тирмизи җыентыкларында “Мөхәммәт (с. г. в) әйтте: “Кем гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәткә юлны җиңеләйтер”, – дигән хәдис китерелә. Ислам динендә гыйлемгә бик зур игътибар бирелә. Коръән-Кәрим аятьләрендә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) нең хәдис-шәрифләрендә дә гыйлем алырга тиешлек хакында турыдан-туры әйтелә: “Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз”.

Белемгә омтылучы, белемне яратучы булырга тиешбез. Наданлыкны хуплыйбыз икән – һәлак булабыз. Чөнки гыйлем һәр нәрсәнең нигезендә тора. Баланың әйләнә-тирәне өйрәнүгә табигый кызыксынуы шулкадәр зур, бу сәләтне кешеләр үзләрендә саклый алса, һичшиксез, зур галим булырлар иде. Әлбәттә, бу кызыксынуны хуплап торырга кирәк. Монысы – ата-ана бурычы. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт итеп тапшырылган. “Балаңа кыйммәтле кием кидердеңме, арзанлынымы?” – дип сорау булмаячак. Бәлки: “Сабыеңны белемле иттеңме?” – дип соралачак. 
Бүген белем алу өчен мөмкинлекләребез зур. Мәчет-мәдрәсәләр каршында дәресләр оештырыла. Ни кызганыч, “Мулла булырга җыенмыйм, артык дини белем нәрсәгә?” диючеләр бар. Чынлыкта, бу – шайтанның адәм баласын адаштыруы. Ислам дине мәчет дине түгел. Ислам – яшәү рәвеше. Коръән – шул яшәешнең кагыйдәләре. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) сөннәте – тормыш итүнең аңлатмасы. Коръәндә бөтен сорауларга җавап бар. Ниндидер сорауга җавап таба алмыйбыз икән – димәк, акылыбыз ул дәрәҗәгә җитмәгән. Чөнки дин нигезләрен өйрәнү – мулла өчен түгел, үзен мөселман дип санаучы һәр кешегә фарыз. 
Мөселман галимнәренең дөнья дәрәҗәсендә нинди зур ачышлар ясаганын онытмаска кирәк. Бүген мөселман галимнәре казанышларын күрмәскә тырышу аларның хезмәтләренең дәрәҗәсен киметми. Әмма дөньяви гыйлем алганда да, дин гыйлемен өйрәнгәндә дә белем чыганагын дөрес сайлау мөһим. 
Гыйлем кешеләр арасында дәрәҗәгә ирешү өчен алынырга тиеш түгел. Барлык гамәлләребезнең Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен булган кебек, белем эстәү дә бары шул максаттан булырга тиешле. Һәр гамәл нияткә карап бәяләнәчәк. 
Мөэминнәрнең әмире Гомәр бине Хәттаб әйткән: “Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: “Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнә. Белем алуга нинди ният белән керешәбез – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шуңа ирешәчәкбез” (Имам Әл-Бохари җыентыгыннан). 
Чынлыкта, белем алу авыр, дип укуларын ташлаучылар бихисап. Шуңа да балаларны кечкенәдән гыйлемне сөюче итеп тәрбияләү кирәк. Яшьлегендә гафиллектә яшәгән картлар исә “хәтер юк” дип зарлана. Әмма җитмештә дә, сиксәндә дә яңа шөгыль үзләштергән картлар юк түгел. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Аның рәхмәтенә ышанып башлау гына кирәк. Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәребезнең кирәкле булуын, шул белемебез белән гамәл кылуыбызны насыйп итсә иде. 
Мөслим мөхтәсибәте.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев