Грантлар җирлекләргә ярдәм итә
Районыбызның өч авыл җирлеге республика грантын отып тракторлы булды
ТР Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан ел саен төрле бәйгеләр үткәрелә. Алар арасында муниципаль районнарның административ үзәкләре булмаган шәһәр һәм авыл җирлекләренә, шәһәр тибында төзелгән һәм административ үзәк булып саналмаучы поселокларга грантлар бирү буенча республика бәйгесе дә бар. Ул җирлекләр эшчәнлеген яхшыртуга, авыл халкының тормыш сыйфатын үзгәртүгә зур өлеш кертә.
Грантлар бәйгесе узган елның мартында игълан ителгән иде. ТР Муниципаль берәмлекләр Советы хәбәр иткәнчә, быел әлеге бәйгедә 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы поселок катнашырга теләк белдергән. Бәйгене оештыру комитетының апрельдә узган утырышында җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга 347,5 миллион сум күләмендә грантлар җибәрелде. Җиңүчеләр арасында Мөслим районыннан Иске Карамалы, Михайловка һәм Симәк авыл җирлекләре дә бар. Шушы көннәрдә әлеге авыл җирлекләре техника паркларын яңа МТЗ-82 тракторлары белән тулыландырды.
Иске Карамалы зур авыл җирлекләренең берсе булып санала. Авыл җирлеге составына биш авыл керә, аларда 900гә якын кеше гомер итә. Җирлек территориясе зур булгач, техника да кирәк.
– Авыл җирлегенең үз техникасы булу күп эшләрне вакытында башкарырга ярдәм итәчәк. Җәйге чорда территорияне чистарту, юл буйларын чабу техника ярдәмендә башкарыла. Техника халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның алдын кардан чистарту, чүп үләннәрен чабу өчен дә уңайлы. Авылларда буш ихаталар күп, ихата алларын чабарга мөмкинлек булачак. Моңа кадәр әлеге эшләрне башкару өчен техника эзләп аерым кешеләргә мөрәҗәгать итсәк, киләсе елдан хуҗалык эшләрен үз тракторыбыз белән башкарырга мөмкин булачак. Киләсе елда үзара салым ярдәмендә тракторга арба, чапкыч алырга ниятлибез, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Быел үзара салым ярдәмендә байтак эш башкарганнар. Яңа Карамалы авылында урам юлын төзекләндерү, асфальт өслекле юлда чокырларны бетерү, авылларны төзекләндерү, кышкы чорда юлларны кардан чистарту, җәйге чорда аларны тигезләү үзара салым ярдәме белән башкарылган. Шушы көннәрдә Иске Карамалы авыл җирлегендә 2026 елда үзара салым күләмен билгеләү буенча халык җыеннары узган. Быел да авыл халкы үзара салым күләмен, суга тү-ләүне дә кертеп, 1600 сум дип билгеләгән.
– Үзара салым юлларны карау, халыкны чиста су белән тәэмин итү, авылларны төзекләндерү һәм чистарту юнәлешендә кулланылачак. Республикабызда эшләүче һәм авыл җирлекләренә бирелүче грант эшчәнлегебезне нәтиҗәле итеп алып барырга ярдәм итә. Җитәкчелегебезгә зур рәхмәт! – ди Илнур Кәримов.
Михайловка һәм Симәк авыл җирлекләре дә МТЗ-82 тракторын алып кайтты.
– Авыл җирлекләренә шундый мөмкинлек биргәннәре, кайгыртулары өчен районыбыз һәм хөкүмәтебез җитәкчелегенә ихластан рәхмәт! Мондый ярдәм булмаса, халыктан җыелган үзара салым акчасына гына мондый техника алып булмас иде. Авыл эчендәге юлларның гына да озынлыгы.
10 километрдан артык. Кышкы һәм җәйге чорда юлларны карап тору өчен техника табу да кыен. Хәзер үз тракторыбыз бар. Тракторга тагу җайланмасы алып, кышкы чорда юлларны кардан чистарту өчен кулланачакбыз. Җәйге чорда чүп үләннәрен чабу өчен чапкыч алырга да план бар. Авыл территориясен төзекләндерү һәм чистарту, башка мәсьәләләрне хәл итү өчен дә трактор бик кирәк иде, – диде Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина.
– ТР Муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән бәйгедә катнашып грант алуыбыз бик нәтиҗәле булды. Моңа кадәр, техника кирәк булганда, шәхси тракторы булган авылдашларыбызга мөрәҗәгать итә идек, рәхмәт, тыңладылар. Хәзер, җирлекнең үз тракторы булгач, алда торган бурычларны тизрәк башкарырга мөмкин булачак, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.
Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале. Кесәңнән чыгарып биргәндә, 1000 сум акча бик күп тоела. Әмма, төрле юнәлешләргә бүлә башлагач, үзара салым акчасы бик аз тия. Ярый әле хөкүмәтебез авыл җирлекләренә ярдәм итү өчен бәйгеләр үткәрү һәм грантлар бирү юлларын таба. Иң мөһиме – алар үз максатларында кулланылсын һәм җирлек халкына нәтиҗәле хезмәт итсеннәр иде.
Фото – Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев