Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Имтихан тоттылар

Мөслим районында 26 кандидат тракторчы-машинист таныклыгы алды

Район территориясендә эшләп килүче “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында “А, С, D, F” категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук алу буенча имтиханнар кабул ителде. Имтиханнарны уку курсларын тәмамлаган “АвтоТехКазан” җәмгыяте укучылары тапшырды. Имтиханнарны кабул итү “Гостехнадзор Экзамен” программасын куллану юлы аша гамәлгә ашырылды. Имтихан барышында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен укучыларны укыту һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениеләре вәкилләре дә катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде.

– Имтихан бирергә гариза тапшырган 26 кандидат та имтиханны уңышлы тапшырды. Барлык катнашучыларга Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү буенча хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Мөслим бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов.

Рәшит Кирамов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев