Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасы

Бакча уңышыннан да сәдака бирү кирәк. Көз җитү белән бакчаларда мул уңыш өлгерә

Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, шәкерт-студентларга, мохтаҗларга бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның – уннан берен, ә хезмәт куеп су сибеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) хәдисләреннән аңлашылганча, авыл хуҗалыгы культураларыннан җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез.

Аллаһы Тәгалә “Ибраһим” сүрәсенең җиденче аятендә: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, – дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстергән әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: “Урлаганым юк, хәрам ашамыйм”, – ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит. Җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгалә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз. Гошер сәдакасы бирүчеләргә Аллаһыдан рәхмәт булмый калмый. Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, кешеләрне гошер бирергә дә гадәтләндерергә кирәк. Гошерне уңышны алгач та бирү хәерле икәнен дә истә тотсак иде.

“Гошер сәдакасын мохтаҗ туганнарга бирергә ярыймы?” – дип сораучылар да бар. Әти – баласына, бала – әтисенә, онык – бабасына, бабай – оныгына гына бирә алмый, туганнарына бирә ала. Үзе зәкят чыгарырлык кешенең гошер алуы да дөрес түгел. Бай кеше гошергә мохтаҗ дип саналмый. Гошер сәдакасына фитыр сәдакасына кебек үк дога кыласы, әмма бу очракта дога кылу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – ул мохтаҗ булырга һәм сөенергә тиеш, иң зур дога шул. Диненә карамастан, гошер сәдакасын кемгә дә бирергә була.

Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, ин шәә Аллаһ бәрәкәт иңәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.

“Татар гаилә календаре”ннан алынды.

Оксана Исламова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев