Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Горурлык хисләре ташый!

– Пекинда Олимпия уеннары бара. Спорт яратучылар, ватанпәрвәрләр берничә көн инде ярышлар барышын күзәтә. Спорт белән шөгыльләнергә яратмасак та, азарт көчле.

– Пекинда Олимпия уеннары бара. Спорт яратучылар, ватанпәрвәрләр берничә көн инде ярышлар барышын күзәтә. Спорт белән шөгыльләнергә яратмасак та, азарт көчле. Хәер, азарт микән?! Ватанпәрвәрлек дисәм, дөресрәк булыр. Россия спортчылары өчен җан атабыз. Россия командасы өчен чыгыш ясаучы Татарстан егет-кызлары белән горурланабыз. Сөбханалла, фигуралы шууда татар кызларына тиңнәр юк: чибәр, горур,  шул ук вакытта нык, көчле алар. Камилә Вәлиева, әнә, дөньякүләм танылу алган Алинә Заһитова юлыннан бара. Трамплиннан сикерү буенча Лениногорск егете Данил Садриев та Россия командасына медаль китерде. Сноубордчы Вик Уайлд, АКШда туып та, Татарстан өчен ярыша. Гаҗәп хәл! Горурлык хисләре ташый! Россиянең үз байрагы, үз гимны астында чыгыш ясый алмавы гына күңелне төшерә. Хәерлегә булсын!
Динара Сәлахова, 
Мөслим

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев