“Гомер көземнең бүләге”
Борыннарны кытыклап, табада коймак чыжлый. Үзе ясаган махсус җайланмада Николай абый йон эрли, аны йомгак итеп урап та бара. Йомшак келәмдә иркәләнеп яткан песиләре килгән кунакларны күзәтә. Авыл өендә күңел бернинди мәшәкатьсез балачакка кайта...
– Тормыш иптәшем Зилина белән биш бала үстердек. Әниләре гомер буе фермада эшләгәч, балаларның өс-башларын карап мәктәпкә озату минем өстә булды. Фермада эш бетә торган түгел, әле өйгә кайткач, ипиен саласы, керен юасы, башкасы бар. Баштарак тишек-тошыкларга ямау салып, иске киемнәрне “ремонтлап” маташсам, соңга таба кулыма бәйләм энәләре алдым. Бәйләргә тормыш өйрәтте мине. Үзем бәйләп кидерткән оекбашлар, бияләйләр белән балаларыбызның аяк-куллары һәрвакыт җылыда йөрде. Эшнең ир-атныкы, хатын-кызныкы дигәне юк, дип уйлыйм. Булдыра алган кеше эшне “синеке-минеке”нә аерып тормый, – ди Николай абый.
Николай абый – Крәш. Шуран авылыннан. Агниса апа белән аны үзләренең авыл фельдшеры “ярәштерә”. Инде икенче ел дус-тату гомер кичереп, бөтен эшләрне бергәләшеп башкара алар.
– Икебез дә бер диндә булгангамы, бер-беребезне әллә кайчан белгән кешеләр кебек яшәп киттек. Мин – Яңа Усы авылыннан, гомер буе бухгалтер, склад мөдире булып эшләдем. Тәүге ярларыбыз – беренче тормыш иптәшләребез, кызганыч, гомерле булмады. Ялгыз тормыш ялкыткан иде инде, төннәрен үзем генә йокыга китә алмый изаланып бетә идем. Өемнең бусагасын атлап керү белән “принимать” иттем Коляны. Җор телле, ихлас булуы белән якын ул миңа. Николайның балаларын, оныкларын үземнекеләр кебек яратам. Әле соңгы кайтуларында Николай Себердә яшәүче киленебезгә дә, “Себер салкыннарында аяклары туңып йөрмәсен” дип, җәт кенә җылы оекбаш бәйләп кидертте. Киленнең сөенүен күрсәгез! Барыбызны да шулай кайгырта ул, – ди Агниса апа.
Агниса апа үзе дә кул эшләренә бик оста. Ул бәйләгән урындык япмаларының төрледән-төрле бизәкләре күзләрне камаштыра. Инде байтагын дусларына, якыннарына да бүләк итеп өлгергән. Башта чәчәкләрен үзе теләгәнчә аерым-аерым бәйли дә, алдан хәстәрләп-бәйләп куйган өслеккә беркетә. Чәчәкләр аланындагы гөлләмәләр шикелле түгәрәк япмаларына утырырга да куркып торасың.
– Бүген бәйлим, тегәм, чигәм дигән кешегә кибет тулы кирәк-ярак. Йон йомгакларының бәяләре дә кыйммәт түгел. Бәйләү кулларга массаж да бит әле ул. Агниса белән бер-беребез белән узыша-узыша бәйлибез. Картлык көнеңдә иң зур бәхет – сине аңлаучы җан тарткан кешең белән сәламәтлектә гомер кичерү икән ул. Инде Ходай тигезлектән аермасын, – ди Николай Виноградов.
Николай абыйга 83 яшь тула димәссең дә! Яшьләрчә җитезлегенә, чаялыгына күзләр тимәсен!
– Николай абый белән Агниса апа кебек кешеләр җир йөзендә бик күп түгел. Алардан бетмәс оптимизм, якты энергия ташып тора. Безнең участокка беркетелгән өлкәннәр алар. Поликлиникага килеп керү белән аларның бер-берсенә хөрмәт белән караулары күзгә ташлана. Кул эшләренә оста булганга микән, күңелләреннән дә нур бөркелә. Аларны сәламәтлектән аермасын, – ди поликлиниканың шәфкать туташы Дилә Рахмаева.
Бәхет һәм мәхәббәт чәчләргә чал төшкәч тә килә икән! Сынауларга бирешмәгәннәргә гомер көзләрендә мул җимешләрен бүләк итә ул.
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев