Гөлләр феясы – Гөлфия
Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия Латыйпова белән бүлмә гөлләре үстерүчеләр аралаша торган төркемдә таныштым
Күңелләрен дә, тормышларын да гөлгә күмеп яшәүчеләр бар арабызда. Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия Латыйпова белән бүлмә гөлләре үстерүчеләр аралаша торган төркемдә таныштым. Көн саен диярлек яңа чәчәк аткан гөлләрен күрсәтеп таң калдыра Гөлфия ханым.
Нәни баланы тәрбияләгән кебек карамасаң, салкын кышларда да шау чәчәк белән куандырмый бүлмә гөлләре! Миләүшәләрнең ниндиләре генә юк анда! “Бу яңа сортларны үзең чыгарасың инде әллә?” – дип шаярталар төркемдәшләр. “Юктан бар булып” баш төрткән нәни үсентеләр башта өйдәге бөтен горизонталь яссылыкны биләсәләр, хәзер уңайлы стеллажларда урын алганнар. Яктырткычлар астында тропиклардагы барлык шартлар тудырылган.
– Лампочкалар көне-төне яна. Иртәнге алтыда кушабыз да төнге уникеләргә-берләргә кадәр яндырабыз фитолампаларны. Яз да, җәй дә ким дигәндә 14-16 сәгать яктылык кирәк аларга. Шулай итсәң генә матур үсәләр һәм чәчәк аталар. Туры кояштан да саклыйсы үзләрен. Кояш нурлары аларны бик тиз көйдерә. Суны да чамалап кына сибәргә кирәк. Чүлмәкләрен күтәреп карыйбыз да алар җиңеләеп беткәч кенә су сибәбез. Су күпкә китсә, миләүшә гөлләренең тамырлары чери. Бары тик җылымса су гына сибәм. Күбесен филтәле сугаруга күчердем, – дип, серләре белән бүлеште Гөлфия апа.
Төпләренә өстән су салганы юк икән. Чүлмәк астындагы поддоннарга кыш көне – кар суын эретеп, җәй көне бары яңгыр суы гына сибә. Матур чәчәкләрен күрсәткәч, дуслары, танышлары башкаларын да күрсәтүләрен сорый. Күреп кызыккач, үрчетеп бирүен үтенәләр.
– Чәчәк атканнары үземдә бик тормый да. Үземә дип калдырганнарын да сорап алып китәләр, – ди ул.
Иртән тору белән: “Кая, кайсыгыз чәчәк атып мине куандырды әле”, – дип, алар белән сөйләшүне гадәт иткән Гөлфия апа.
Кайгы басылсын өчен дә, тормыш авырлыкларын җиңәр өчен дә күңел үстерә торган шөгыль кирәк. Гөлләр ярату бала чагыннан ук башланган аның. Әнисе Нәгыймә апа да бакча-өй тутырып гөлләр үстерергә яраткан.
– Зур чүлмәктә үскән роза гөленең яфракларын шикәрле су белән сөртеп чыгу миңа йөкләнде. Ул бик зур иде. Бик яратып эшли идем бу эшне. Әниемнең бакыйлыкка күчкәненә 45 ел үтсә дә, аның төсе итеп, ул яраткан ахименес гөлен үстерәм. Тагын 3 төрле төстә чәчәк ата торганнарын булдырдым. 17 яшемдә килен булып төшкән йортта кайнанам да гөлләр үстерде, ул да гөлләр бирде, – ди Гөлфия апа
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Фото – Гөлфия Латыйпованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев