Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөнаһ алмыйбызмы?

Шундый рәхәт, яшәп туймаслык матур чорда яшибез, җәмәгать! Барыбызны борчуга салган бу мәкерле чир дә үтәр. Авыруларның яңа төрләре гомер буе өстәлеп торган инде ул. Кешелек мондый афәтләрне җиңеп килгән.

Төшенкелеккә бирелмичә, кушканнарны үтәп, үзебезне сакласак, безгә язганын яшәрбез, Аллаһы теләсә.
“Аллаһ” сүзен туктаусыз кабатлыйбыз да, ә менә шәригать кануннарын дөрес үтибезме соң? Әҗер-савап алабыз, җаннарыбызны сафландырабыз дип, иң олы савап саналган Коръән ашлары уздыра күпләребез. Хуҗабикәләр бу олы эшкә тотынганчы ук, ничек уздырырбыз, ниләр әзерләрбез, минеке кешенекеннән ким булмасмы, дип борчыла башлыйлар. Кунаклар, сыгылып торган өстәлләрне күреп, таң кала. Әйтерсең, иң олы савапны өстәлдәге байлык китерә. Шушы кадәр ризыкны бер калак капсаң да, кайсыдыр кала барыбер. Ә ахырын уйлаучы бик сирәктер. Ашалган ризыкның файдага караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Уены-чыны бергә: элек кеше ачтан үлгән, хәзер “ашап үләбез” дип сөйләшүләре урынлы кебек.
Икенче бер ачуны китергән, дөрес булмаган күренеш – хәер өләшү өлеше, ягъни акча алыштыру башлана. Дәррәү кубып, чиратка басып өләшәбез. Бу кирәкле гамәлме соң? Хәерне Аллаһның кушуы буенча мохтаҗларга, кимчелеге булган, яки ниндидер сәбәпләр аркасында яшәү шартлары авыр булып, тилмереп яшәгән кешегә яшереп кенә бирү фарыз диелә бит дин китабында. Без хәер ияләреме соң, уйлап карагыз әле. Дала кадәр өйләрдә туй нигъмәтләре ашап яшибез бит. Ходай күпсенмәсен.
Кемгәдер авыр кайгы көтмәгәндә ишек шакый. Чарасызлыктан кая барып бәрелергә белмәгән бәхетсезләр азмы җирдә?! Күзгә карап тилмереп ятучы авырулар күпме?! Чын күңелдән савап өчен уздырылган Коръән мәҗлесләрендә акча алыштырганчы, әрвахларыбыз рухына атап дога кылу өчен алып килгән хәерләребезне хуҗаның рөхсәте белән югарыда исемләнгән мохтаҗларга яки мәчеткә тапшырсак, безгә иң зур әҗер-савап булмас идеме?
Хәер ул – байлык күрсәтү дә, акча алыштыру да түгел, ә игелек кылу. Бай булып күренергә теләпме, хәзер кайберәүләр 50шәр, 100әр сумнан өләшә башлады хәерне. Динне кем ничек тели шулай бозып, үзебезгә гөнаһ алмыйбызмы, җәмәгать?
Роза Җиһангирова.
Мөслим.

Укучыбыз хатына Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетенең икенче имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Аитов аңлатма бирә:
– Элекке заманнарда Коръән мәҗлесләренә фәкыйрь-мескеннәрне җыя торган булганнар. Аларны ризыкландырып, сәдака биреп җибәргәннәр. Хәзер инде Коръән ашлары башкача уза. Ашларда ризык артык күп әзерләнә. Һәм ул күп вакыт әрәм-шәрәм була. Ә шәригатьтә ризыкны исраф итү рөхсәт ителми. 
Хәер таратуга килгәндә, мәҗлесләрдә бер-береңә тараткан акча иясенә барып җитми. Чөнки хәер ияләре – фәкыйрьләр һәм мохтаҗлар, нинди дә булса бәладә зыян күрүчеләр, авырулар. Без гадәттә Коръән мәҗлесләрендә йорт хуҗаларына: “Туганнарыгыз, авылдашларыгыз яки күрше-тирәләрегез арасында мохтаҗлар булса, хәердән җыелган акчаны аларга бирегез. Ә инде андыйлар юк икән, мәчетләргә илтегез”, – дигән тәкъдим әйтәбез. 
Мәҗлесләр үткәрүнең төп максаты – күбрәк Коръән уку һәм вафат булган туганнар рухына дога кылу. Ә дога кылу елга бер тапкыр гына түгел, көн саен башкарылырга тиеш.

Роза Җиһангирова.

Мөслим.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев