Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гөлназдан – пәрәмәч

Итле пәрәмәчне ярат¬маган кеше юктыр. Һәркемнең аны пешерү ысулы үзгә. Сезгә рай¬ондашыбыз Гөлназ Фәрхетдиновадан пәрәмәч рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 2 стакан сөт, чүпрә, 1 йомырка, он, акмай, пешерү өчен үсемлек мае. Эчлек өчен 1 килограмм чамасы ит фаршы, урта­ча зурлыктагы бер баш су­ган, тәменчә тоз һәм борыч кирәк булачак.

Әзерләү тәртибе. Сөтне җылытабыз, чүпрә салабыз һәм болгатабыз. Тоз, йомыр­ка, он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Камырны тастымал белән каплап, ярты сәгатькә кабарырга ку­ябыз. Ул арада пәрәмәчнең эчлеген әзерлибез. Фарш­ка суган, тоз, борыч салып болгатабыз. Суганны акмай­да томалап пешереп салсак, бигрәк тә тәмле була.

Камырны артык зур бул­маган кисәкләргә бүлеп, җәябез. Җәймәләр урта­сына фаршны салып, ян- яктан камырны күтәртеп, пәрәмәч формасында ясый­быз. Май салынган уртача зурлыктагы тирән савыт­та пәрәмәчләрнең ике ягын да кыздырабыз. Башта ти­шекле ягы белән кызды­рырга кирәк. Йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәбез һәм, эченә табадан бе­раз май салып, икенче ягын кыздырабыз. Май пәрәмәчне яртылаш кына күмеп торырга тиеш.

Пәрәмәчләр табын­га кайнар килеш бирелә. Майда пешкән ризык килешмәсә, пәрәмәчләрне 180 градускача кыздырыл­ган духовкада пешерергә була.

Тәмле булсын!

Рубриканы

Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев