Реклама
Яңалыклар
Гөлнар Фәтхуллина: “Һөнәр түгел, ә күңел халәте!”
Район социаль яклау бүлеге берничә оешманы берләштерә. Алар – социаль яклау булеге, 30 санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге филиалы, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты. Әлеге оешмаларда 103 кеше хезмәт куя.
Социаль яклау бүлеге аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, төрле сәбәпләр белән авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә. Районның дүрт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ай саен 8000 кешегә якын социаль хезмәт күрсәтә. Моннан тыш төрле төрдәге 100гә якын социаль хезмәт оештырылган.
– “Өлкән буын” милли проекты кысаларында планлы рәвештә 65 яшьтән узган өлкәннәргә диспансеризация уздырыла. Быел 2408 кешегә медицина күзәтүе үткәрү планлаштырыла. Өлкәннәрне карарга өйрәтү мәктәбе эшли башлады. Бала тәрбияләүче гаиләләргә дә социаль ярдәмнең яңа төрләре өстәлде. 18 яшьтән 45 яшькә кадәр мөмкинлекләре чикле гражданнарның буш вакытын оештыру максаты белән аерым социаль хезмәт күрсәтелә башлады. Яңа төр хезмәткә мохтаҗ гаиләләр аз түгел. Башкалар хәсрәтен үз йөрәкләре аша үткәрә белүчеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли ала, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен социаль хезмәткәр туганы, баласы кебек якын. Картлар йортында эшләүчеләр әби- бабайларны бала урынына карый, аларның серләрен дә сыйдыра, юата-тынычландыра да. Район картлар һәм инвалидлар йортында бүген 22 хатын-кыз һәм 28 ир-ат яши. Тәрбияләнүчеләрнең барысы да – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкәннәр.
– Ялгыз картлык бик авыр. Хезмәткәрләребез өлкәннәрнең хәлен аз гына булса да җиңеләйтә ала икән, хезмәтебез бушка китми, дигән сүз, – ди картлар һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлнар Шакирянова.
8 июнь – социаль учреждениеләрдә даими нигездә эшләүчеләрнең генә түгел, волонтерларның, сиделкаларның , социологларның да һөнәри бәйрәме. Коронавируска бәйле вәзгыятьтә социаль хезмәткәрләр, медицина хезмәткәрләре кебек үк, инвалидлар, кайгыртучысыз калган өлкәннәр өчен төп ярдәмче булды. Алар эшләрен бер көнгә дә туктатмады, изоляция вакытында мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар китерделәр, хөкүмәттән килгән ярдәм – азык-төлек җыелмаларын ияләренә тапшырырга булыштылар. Шунысы сөенечле, районда социаль ярдәм күрсәтүдә яңа төр хезмәтләр дә барлыкка килә. Дөрес, район халкының тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары яхшырган саен социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык аларга күбрәк мөрәҗәгать итә. Ә халык ышанычы ул – хезмәтеңә иң зур бәя!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев