Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
8 август, Өлкәннәр өлеше
Урып-җыю – бөтен халык эше. Моның сүздә генә түгел, эштә шулай икәнлеге бүген практикада күренә. Безнең XXII партсъезд исемендәге колхозда хәтта пенсиядәге әбиләр дә бу эштән читтә калырга теләмәделәр. Игеннәрне суктыру бушлангач, хатын-кызлар советында җыелып киңәштеләр дә ындыр табагында көчләре җиткәнчә ашлык чистартуда эшләргә булдылар. 20 июльдән алып өлкәннәр колхозчыларның көндезге аш вакытында 2 сәгать дәвамында ашлыкны чистарту, төяү, амбарларга салу, ындыр табагын, киптерү урыннарын тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр. Л. Афанасьева, хатын-кызлар советы председателе.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев