Герой истәлегенә
11 декабрь көнне Рус Шуган төп мәктәбендә Советлар Союзы Герое Петр Днепров исемендәге кубокка волейбол буенча район ярышлары үтте.
Быел ярыш егерме сигезенче тапкыр оештырылды һәм авылның 300 еллыгына, авылда беренче мәктәп ачылуга 140 ел тулуга багышланды. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.
Эпидемиягә каршы нормаларны саклап оештырылган чарада районның иң көчле дүрт командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне хуҗалар – Рус Шуган командасы яулады. Икенче урында – “Яшьлек” спорт комплексы командасы. Өченче урынга политехника техникумы студентлары чыкты. Спорт мәктәбенең яшь командасына дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, кыйммәтле пакетлар һәм волейбол туплары тапшырылды.
Рус Шуганнан Кирилл Родионов, “Яшьлек” командасыннан Шамил Мирсалихов, техникумнан Айнур Нуруллин, спорт мәктәбеннән Данис Суфиев иң яхшы уенчылар буларак танылдылар. Аларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ветераннар Петр Устеряков, Марс Тимергалиев, Илкам Мәҗитов, Фирдәвес Фәрхетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәдәни программа кысаларында ярышларда катнашучылар Россия Президенты грантларына булдырылган “Авыл ихатасы” һәм “Авыл мәгарифе” музейларына экскурсия ясадылар. Шулай ук район сәнгать мәктәбе укытучысы Радик Кашапов җитәкчелегендәге мәктәп инструменталь ансамбльләре иҗаты белән таныштылар.
Петр Днепров исемендәге кубокка район волейбол ярышларын оештыручылар иганәчеләр – Альбина Басорина җитәкчелегендәге Рус Шуган авыл җирлегенә, спорт мәктәбенә (директоры – Илшат Фазлыев), Сергей Новиков, Алексей Новиков, Сергей Басоринга рәхмәтләрен җиткерәләр.
Галина Новикова,
Рус Шуган төп мәктәбе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев