Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Газета тиражлары елдан-ел кими: «Татарча вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә»

Бүгенге көндә авылларда почтальоннар нинди шартларда эшли? Татарча вакытлы матбугатны авылларга кем һәм ничек җиткерә?

Халык татарча газета-журналлар укыймы? «Интертат» хат ташучылар һәм татар газеталары мөхәррирләренең хәлләрен белеште.

Соңгы елларда Татарстанда һәм, гомумән Россиядә барлыкка килгән проблемаларның берсе – почта эшчәнлеге. Элек авылның төп кешеләренең берсе булган хат ташучыны бүгенге көндә авылларда сирәк очратырга була, кайбер авылларда хәтта почта бүлекчәләре дә ябылган, газета һәм түләү кәгазьләрен авыл җирлеге идарәсе бинасына яки мәдәният йортына китереп бушатып калдыралар, кирәк кешеләр барысын да үзләре барып ала.

Бу күренеш газеталарның тиражлары төшүгә дә китерә. 1 ел эчендә язылучылар саны 3 меңгә азайган газеталар да бар. Алар үзләре моны газета-журналлар иясенә барып җитмәү белән бәйли. Беркемнең дә бушка акча түләп ятасы килми, газета килеп җитми икән, икенче яртыеллыкка язылмыйлар гына.

Әлеге мәкаләне әзерләгәндә берничә хат ташучы белән аралаштык, сөйләшкәч, алар барысы да исем-фамилия һәм авыл исемнәрен язмаска сорады: «Безгә әле алда да монда эшлисе, хәлләребез тагын да начарланып куюы бар», – дип үтенде алар.

«Акчаны һаман киметәләр, эш кенә өстәлә»

Балтач районындагы авылларны да әлеге проблема күптәннән борчый: берничә җирлеккә бер почтальон, ул үзе үк почта җитәкчесе дә. Монда да почта хезмәткәрләре акчасызлыктан интегергә мәҗбүр.

- Борчыган төп мәсьәлә – хезмәт хакы. Отпускка чыгаралар, ләкин отпуск вакытында да чыгып эшләргә кирәк, чөнки эшләргә кеше юк, барысы да үзебезгә кала. Больничный алсак, больничный вакытында да килеп эшләргә. Кеше юк, эш сәгате 2 сәгать дип языла, 2 сәгатьтә почтаны ачып та, ябып та булмый бит, кеше күрә – барыбер килә. Сәгать 1дә эш сәгатем бетә, сәгать 4тә мин әле почтада «вайлдберриз» биреп утырам. Хәзер почтада бар да бар бит, кирәк-яраклар да сатабыз, иминиятләштерәбез дә – барысы да бер кеше өстендә, ә акчаны һаман киметәләр, эш кенә өстәлә.

Мин 0,8 ставкада эшлим, 15 мең сум хезмәт хакы алам (2025 елда Татарстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) – 23 200 сум. – авт.иск.). Отпуск өчен 6 мең килде. 2024 елда почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артты, ләкин почта җитәкчеләренеке – юк, әлеге сумманы сорасалар, әйтергә дә оят.

Газеталарга бик теләп язылалар, әлбәттә, күбрәк әбиләр, өлкәннәр языла инде. Әбиләр бетсә, без дә бетәбез –әбиләр барында эшлибез әле, алар газетасыз тормый. Иң күп язылган газеталар арасында район газетасы «Хезмәт»не, «Ирек мәйданы»н атар идем.

Әзрәк акча өстәсәләр, яшьләр дә калыр иде, дип уйлыйм. Бик каты үгетләгәч, бер яшь кыз, таратам, дип кергән иде, өй янында гына почта, стажы да бара, обедтан соң гына эшлисе дип, үгетли-үгетли күндергән идем, акча әз дип, китте. Мин бу хезмәт хакын шәһәрдә 1-2 көндә эшләп кайтам, диде. Аларны да аңлыйм инде мин, аларга бит әле яшәргә кирәк, – дип сөйләде Балтач районының бер авылында эшләүче почта хезмәткәре.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/gazeta-tirazlary-eldan-el-kimi-tatarca-vakytly-matbugatnyn-yazmysy-kyl-ostenda-5874680

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев