Газета бүләк өләшә
“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Бу аңлашыла да: газетага язылып бүләк оту бер атуда ике куянны тотуга тиң.
2022нче елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Бүләк уйнатуда* “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылуларын раслаган 15ләп квитанция килде. Квитанцияләр аз булу сәбәпле һәр икенче әбунәчебезгә бәхет елмайды, дияргә була.
Бүләк отучылар белән таныштырабыз. Мөслимнән Л. Бариева (Салихов ур.,15) һәм Роза Шәвәлиева (Шашин ур., 35/1), Вәрәшбаштан Х. Әхмәтшина, Красноярдан М.Хафизов, Михайловкадан Галина Светлякова, Иске Карамалыдан Дамир Таҗиевның бүләкләрне Мөслим-информнан килеп алуларын сорыйбыз.
2021нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары”на язылучылар арасында, вәгъдә ителгән төп бүләк – эскәмияне көтеп, бүләк уйната алмадык. Эскәмия ясарга вәгъдә иткән эшмәкәребез сүзендә торыр, дип өметләнәбез. Ә башка бүләкләрне, соңарып булса да, уйнатырга булдык. Бүләк откан райондашларыбыз белән таныштырабыз: Мөслимнән Г.Нуртдинова (Банк ур., 50), Шуганкадан Резеда Юнысова, Мәлләтамактан Гөлзада Хөсәенова, Иске Карамалыдан Илүсә Исламова, Торыштан Фәридә Галиева, Симәктән И.Сәлимова, Исәнсефтән Мөҗәһидан Мортазин, Үрәзмәттән Гөлүзә Маннанова.
Бүләкләрне редакциядән ел азагына кадәр килеп алуыгызны сорыйбыз. Безнең адрес: Пушкин ур., 43 йорт (Пенсия фонды бинасы, икенче кат).
“ТАТМЕДИА” АҖ дә үз газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйната.** Төп бүләк – Ижминводы шифаханәсенә ике кешелек юлламадан тыш, кар эттерү техникасы, телевизор, тузансуырткыч һ.б. саллы бүләкләр отарга мөмкин. “ТАТМЕДИА” бүләкләрен оту өчен “ТАТМЕДИА” матбугатына – “Авыл утлары” газетасына һәм тагын бер журналга язылырга кирәк. Язылу турында квитанцияләрегезне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча яки podpiska@ tatmedia.ru электрон почтасына юлларга кирәк булачак. Телефон номерыгызны күрсәтергә һәм “Акция” тамгасын куярга онытмагыз.
Газетабызга декабрь аенда язылучылар арасында да бүләк уйнату көтелә.
*Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим- информ” филиалы. Акцияне үткәрү вакыты: 2021нче елның 1 октябреннән 2021нче елның 13 декабренә кадәр.
** Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ. Тулырак мәгълүматны, акциянең узу вакытын, бүләкләр, аларны алу тәртибен tatmеdia.ru сайтында белә аласыз. Акция 2021нче елның 10 октябреннән 2022нче елның 20 мартына кадәр үткәрелә. Гаризалар 2022нче елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Реклама. 16+
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев