Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Сәеттә гасыр кичкән Ак әби яши

Ул бер тапкыр да хастаханәгә бармаган. Таблеткаларның да тәмен белми ул. Бүген күзлексез гәҗит укый, телевизор карый. Яңа Сәет авылында яшәүче 103 яшьлек Мәүлиева (Газизова) Гайникамал Газиз кызы хакында сүзебез.

Алты яшендә ятим калып, ачлык вакытларны да, колхозлашу елларының авырлыгын да, сугыш елларының газабын да күргән Гайникамал. Әнисе үлгәндә сабый гына булып калган ул. Авыл мәктәбендә башлангыч класста белем ала, аннан соң Үрәзмәт авылына йөреп укый.

- Әниебез үлгәч, әтиебез күршедән генә икенче хатынга өйләнде. Үз әниебез кебек үк булмаса да, үги әниебез дә безне какмады, сукмады. Булганы белән тәрбияләргә тырышты. Әтиебез 100 яшенә кадәр яшәде. Оешкан мәлдә колхозыбыз "Таң" исемен йөртә иде, Сәхәб Гайзуллина халыкны агитлап йөрде, башкалар белән бергә без дә колхозга кердек, - дип искә ала ул елларны Гайникамал әби.

Тормыш иптәше Миргалим дә шушы авыл егете, яшьтән үк бергә уйнап үсәләр алар. Миргалим сугыш башлану белән фронтка китә. Ул вакытны да яхшы хәтерли ак әби:

- Басудан кайтты да китеп тә барды ирем. Ике баланы күтәреп, елый-елый авыл башына хәтле озата бардым. Хатлары сирәк килә иде. Сугыш елларында тылда да җиңел буламды. Ул чорларда Әҗәкүлгә ашлык ташырга да, симәнә алып кайтырга да йөрдем, җир дә сөрдем, печән дә чаптым, барсын да эшләргә туры килде. Әле ашавы да юк бит аның. Җәй көне - үлән белән, кышын булган каты-коты белән чыга идек. Ходай гомерне биргәч, исән калдык, - ди әле бүген дә күңел көрлеген, рух ныклыгын югалтмаган Гайникамал әби.

Ә тормыш юлы гел бәхеттән һәм шатлыктан гына тормаган аның. Миргалиме сугышта әсирлеккә төшә, күп авырлыклар кичереп, туган йортына 1947 елда гына кайтып керә. Ә әсирлектә булганнарга ул чордагы карашның ниндилеген өлкән буын яхшы хәтерли. Авырлыкларга баш имичә, Миргалим колхозга эшкә керә, озак еллар бригадир булып эшли. Тагын дүрт балага гомер бүләк итә алар.

- Бабаем бик акыллы, сабыр кеше иде, тату яшәдек. Бергәләп чабата бәйли идек, аны сата идек. Бабаем кайткач колхозда ипи пешерүдә эшләдем, дүрт бригадага бер үзем пешердем. Мичкә 4-5 кенә ипи сыя, шуңа аңа берничә тапкыр ягарга кирәк иде, дип, хезмәт елларын исенә төшерде йөзьяшәр әби.

Язмыш аңа бала кайгыларын да күрсәткән. Уллары Таһир һәм Ризны, ире Миргалимне дә бик иртә җирләргә туры килә аңа. Тормыш күпме генә талкыса да, күңел көрлеген, йөз аклыгын югалтмаган Гайникамал апа. "Бүгенге тормышыңнан канәгатьме соң?" дигән соравыма, нурлы йөзләрен тагын да балкытып:

- Бүгенге тормыштан да зарланырлыкмы соң? Җәннәттә яшибез бит. Өйләребез дала кебек. Утын ягасы юк, газы, суы кергән. Ни ашыйм, ни киям дисәң, шул бар. Аллага шөкер, бик шатланып, рәхәтләнеп яшим әле, - ди бер гасырдан артык гомер кичергән әби.

Ул бүген Таһир улының тормыш иптәше белән гомер итә. Рәмзилә апаның бу йортка килен булып төшкәненә 37 елдан артса, Таһиры вафат булып, каенанасы белән генә яшәвенә дә унсигез елдан артып киткән. Бүген алар бер-берсенә терәк булып, шатланып гомер итәләр.

- Әнкәйнең шулай озын гомерле булуына бик сөенәм. Бер ялгызыма балаларны үстерүе дә, дөньяны алып баруы да бик авыр булыр иде. Өч балабызны карарга, тәрбияләргә булышты. Гомер буе фермада эшләдем, бүген дә шунда хезмәт куям. Әнкәем әле бүген дә эштән кайтуыма чәен кайнатып, ашлар пешереп куя. Мунчаны да бер үзе керә әле ул. Мин аның хәтле кызу керә алмыйм, шуңа иң беренче мунчага ул бара. Киләчәктә дә шулай авырмыйча, минем ярдәмчем, киңәшчем булып яшәсен иде, - ди Рәмзилә ап.

Гайникамал апаның балалары Тихния, Фәүзия, Заһит, Дамир, онык һәм оныкчыклары да онытмый - төп йортка кайтып, аның хәлләрен белеп торалар. Ә бәхетле картлыкта гомер кичерүче ак яулыклы Гайникамал әби аларны изге теләкләрен теләп, догаларын укып озатып кала. Догаларың кабул булсын, гасыр кичкән Ак әби!

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев