Чыннан да, хикмәт нәрсәдә икән соң? Нәрсә әйтергә бу иргә? Син шундыйдыр, мондыйдыр дип тәнкыйтьләп, бер кешене дә җиңеп, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Аллаһы Тәгалә адәми затларын шулай яраткан инде, һәркемнең яхшы, җылы, мактау сүзләре генә ишетәсе килә, үзен аңлауларын, хөрмәтләүләрен тели. Тормыш без дигәнчә генә түгел шул. Авыры җиңеле белән чиратлаша, кайгы-хәсрәтләр дә урап узмый, авыру-сырхаулар да булып тора. Тормышта Аллаһның бәндәләрне сынавы бара. Шуңарга кешеләрне гаепләгәнче, сәбәпләрне читтән эзләгәнче, үз-үзеңә бәя бирергә, һәр адымыңны анализларга гадәтләнергә кирәк.
Мин болай итәм. Аласың 1-2 бит ак кәгазь, урталай вертикаль сызык төшерәсең дә, сул як баганага холкыңдагы ошамаган, начар сыйфатларыңны, ә уң якка яхшыларын язып чыгасың. Шуннан карыйсың инде, кайсы якта язулар күбрәген. Уң яктагысы күп булса – сөенәсең, начар сыйфатларың багананы тутырса, үзеңнең эгоист булуыңны белеп, гаепләреңне танырга мәҗбүр буласың. Үз-үзең белән менә шулай “сөйләшкәндә”, тәкәбберләнергә, мин- минләнергә дә урын калмый!
Мин бу таблицаны еш төзим. Максат куям, нәтиҗә чыгарам. Нәрсә җитмәвен, кайсы чиктән узуны ачыклыйм. Тәкәбберлекне җиңеп, тәүбәгә килгән, гафу сораган чаклар да була. Гафу үтенү сине кимсетми, киресенчә, дәрәҗәңне генә күтәрә, дип исәплим. Гел искәртә, әйтә киләм: бер-берегезгә ачу сакламагыз. Чөнки ул авыр йөк булып йөрәгегезне ашый, нервларыгызны какшата, психологлар әйтмешли, тискәре энергетика чыганагы булып тора. Ачуыңны чыгарган кеше белән утырып аңлашырга тырышу хәерлерәк булмасмы? Син начар дип уйлаган кеше, бәлки, алай ук начар да түгелдер. Мәсьәләне уртага салып сөйләшүдән, үпкә-сапкаларны аңлатудан берәү дә оттырмый бит. Фәкать мөнәсәбәтләргә ачыклык кына кертә һәм ике якка да җиңел булып китә. Ир белән хатын арасындагы бәхәсне дә шул ысул белән чишәсең.
Ни кызганыч, без – хатын-кызлар – үзебезне хаклы дип саныйбыз, үз сүзебезне сүз итәргә тырышабыз. Биредә киңәшем шул: сүзең үтемле булсын, тизрәк аңлашыйк дисәң, иң элек иреңнең, балаңның тамагын туйдыр! Тыныч вакыт сайла!
– Тормышның кызыгын югалтмагыз. Ачуланышсагыз да, аны озакка сузмагыз. Бер-ике сәгатьтән, әйдә болытларны таратыйк дигәндәй, чәй куеп, табынга чакырырга кирәк.
Без өйләнешкәч, каенатам шулай дип өйрәтер иде. Яшермим: иң авыры шул аның. Җаным сүзенең “җ” хәрефен дә әйтәсе килмәгән чакта бит ул. Ә әйтергә кирәк! Барьерны, юктан гына чыккан конфликтны бетерүнең иң яхшы ысулы. Кем чәйнекне куярга өлгерә? Чәй эчәргә килмәсә дә, син җиңдең – саваплы булдың, татуланырга беренче адымны ясадың! Шулай, бер-береңә юл куеп яшәсәң генә тормышыңның ямен, ризыгыңның тәмен тоеп була.
Гаиләдә берең генә тормышны тартып, икенчең әзергә-бәзер генә булып яшәсә дә, бу гаиләне бәхетле дип булмый. Тик торганнан ир хатынын мәсхәрәли башлый, “Миңа кияүгә чыкканда, нәрсәң бар иде соң? Мин сине кеше иттем” дип җикерә. Хатын бу сүзне гомере буе кичерә алмый. Иреннән читләшүгә сәбәп бу. Һич тә уйламыйча әйтелгән сүзләр, урынсыз дәгъвалар күңелдә җыелып, никахны тамырыннан какшата, хәтта өзәргә дә мөмкин.
– Хатын-кыз арымаска, алҗымаска тиеш. Ул – гаилә гөле. Аңа иренең йомшак сүзе җитә. Җитешмәгән ягы булса да, күрмәмешкә салыш инде! – ди иде каенатам.
Ире “Син нәрсә эшли беләсең соң?” дип, ялгыш кына ычкындырса да, хатын-кыз яртылаш үлем хәленә җитәчәк. Хатын-кызны макта син! Ул аннан соң, ике тәүлек эшләсә дә, арымаячак, иренең җылы сүзе канатлар куячак аңа. Ире ул вакытта хатыны өчен дөнья хәзинәсе булып күренәчәк. Кайда ул иреннән китү турында уйлау – ябышып ятачак.
...Мине туктатып киңәш сораган әфәнде бу нәсихәтләремне тыңлар да “Миңа нинди катнашы бар соң бу сөйләгәннәрнең? Мин бит хатыннарым тормый, биш тапкыр өйләнеп карадым”, дип әйтүе бар. Ничек кенә катнашы бар әле! Уйлансаң, фикерләп карасаң, һәрнәрсәдән гыйбрәт алырга да, нәтиҗә чыгарырга да мөмкин!
Тузмый торган бүләк – нәсихәтем итеп тагын бер бик тә мөһим киңәшемне җиткерәсем килә. Ир кешеме, хатын- кызмы, ялгыш кына да, бер генә тапкыр булса да, авызыгыздан беренче никахта булган ирегезне яки хатыныгызны мактамагыз да, яманламагыз да. Синең белән икенче тапкыр никахлашкан кеше моны күтәрә алмый. Икенче никахка ризалык бирелгән икән, һәр икесеннән тормышны чиста ак кәгазь битеннән башлау хәерле. Бер-беренә тәңгәл килгән кешене тапмассыз, холкы белән дә, төс-кыяфәте белән дә. Аллаһы Тәгалә һәркемне төрле-төрле итеп яраткан, һәм син аңа иң яхшы холкыңны, гамәлеңне, хөрмәтеңне күрсәт, һәм ул, шуны күреп, үзе дә синең холкыңа тартылачак. Шуны истән чыгармыйк: кеше фәкыйрьлекне, авыр хезмәтне, кайгы- хәсрәтне күтәрә ала, әмма түбәнсетүне, чагыштыруны, рәнҗетүне күтәрә алмый.
Сәйдә АППАКОВА.
“Тузмый торган бүләк” китабыннан.
Нет комментариев