Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гаебен таныса да...

Район прокуратурасы 43 яшьлек якташыбызга карата гаепләү актын раслады.

Якташ кеше Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни ул элек тә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш янәдән исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән.

– Дознание версиясе буенча, 2021нче елның 15 сентябрендә 21 сәгать 45 минут тирәсендә Ф. үз өендә спиртлы эчемлек эчә. Шуннан соң 22 сәгать тирәсендә Ф. ВАЗ-2114 автомобиленә утыра. Аның машина йөртү таныклыгы булмый, чөнки исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган. Ул Мөслимдәге “Татнефть” ягулык салу станциясенә таба юнәлә. Полиция хезмәткәрләрен күреп алгач, Ф. кача. Аны Молодежная урамында куып тотып туктаталар, – ди прокурор урынбасары Линар Әскаров.

Шоферның исерек булу-булмавына медицина тикшерүе барышында Ф.ның хәмер куллануы ачыклана (этил спирты дәрәҗәсе 1,157 мг/л була). Сорау алу барышында Ф. үзенең гаебен тулысынча таный, тәүбә итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше район суды тарафыннан карап тикшерелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев