Реклама
Яңалыклар
Гаебен таныган
33 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган килеш кабат автомобиль белән идарә итүдә гаепләнә.
Район прокуратурасы 33 яшьлек райондашыбызга карата гаепләү актын хуплады. Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә. Ягъни ул транспорт чарасы белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән өчен элек административ җаваплылыкка тартылган булган.
– Дознание версиясе буенча 2021нче елның 29 ноябрендә 16 сәгать 10 минут тирәсендә ир-егет спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә ВАЗ-21124 автомобиленә утыра. Ул Мөслим авылының Красноармейская урамыннан “Ләйсән” балалар бакчасына юнәлә. Һәм аны юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре туктата. Медицина тикшерүе барышында ир-атның исерек булуы ачыклана. Ул сулап чыгарган һавада этил спирты 1,463 мг/л тәшкил итә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында ир- ат үз гаебен тулысынча таный, тәүбә итә.
Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында карау стадиясендә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Мөнирә Арсланова.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев