( «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа ел каникулларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм пиротехникадан сак файдаланырга чакыра, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Ведомстводан хәбәр итүләренчә, кагыйдә буларак, әлеге чорда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны арта.
«Россиядә 31 декабрьдән башлап Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче янгыннар саны арта», - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Статистика күрсәткәнчә, моннан берничә ел элек Яңа ел бәйрәмнәрендә көненә 100гә якын кешенең гомере өзелгән. Бу, гадәти көннәргә караганда, дүрт мәртәбә күбрәк.
Нет комментариев