Футбол уйнадылар
Уеннарда барлыгы 6 команда көч сынашты.
1 май көнне студент, эшмәкәр, эшче, укытучы һәм укучы яшьләрнең берләшеп, футбол кырында үзара ярыш оештыру традициясе яши Мөслимдә. Төрле якларда гомер итүче якташларыбыз шушы кечкенә спорт бәйрәменә махсус кайта.
Традициягә тугры калып, ир-атлар һәм яшүсмерләр футбол уйнадылар.
⚽⚽⚽⚽ Ярыш бик киеренке барды. Уеннарда барлыгы 6 команда көч сынашты.
?1 урын - "Райцентр" командасы
?2 урын - "Центр" командасы
?3 урын - "Танкистлар" командасы
Җиңүче командалар грамоталар, медальләр, кубоклар һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев