Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәтхулла Абдуллиннан әдәби күчтәнәч: Очланмый калган кибәннәр (дәвамы)

Ул чорда колхозчылар, арык атлар, арык үгезләр белән җир сөреп, кул белән чәчеп үстергән, кул белән урып-суккан икмәгенә үзе хуҗа түгел иде. Үзең ачка үлсәң дә, син башта икмәгеңне дәүләткә тапшыр! Шуннан калса - анда да әле шул үзең үстергән икмәкнең унбиш процентын гына фуражга, хезмәт көненә тота аласың. Шул законны бозган колхоз председателен утыртып куялар иде.

Мескен колхозчылар ач-ялангач булсалар да, "фронт", "фронт" дип, иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Ачтан үлмәс өчен кузгалак, балтырган, кычыткан белән тукланалар, арыш башаклангач, аны уып ашыйлар иде.

Галиев абый дүрт елга якын Салих авылында колхоз председателе булып эшләде. Кырысрак холыклы булса да (чоры шундый), акыллы һәм үтә дә игелекле кеше иде. 1944 елны, дәүләткә бераз ашлык тапшыргач, ачтан шешенгән колхозчыларга, аз гына булса да хәлләнсеннәр дигән исәп белән, унбиш процент хисабыннан ведомость төзетеп, икмәк өләште. Ике атна чамасы үткәч, шул ведомостьны күчертеп яздырды да, тагын икмәк бирде. Соңыннан ведомостьның берсен яндыртты. Юкса, колхозчыларга биргән икмәкнең күләме унбиш проценттан артып китә иде. Ә колхозчыларга, әгәр сораучы булса, икмәкне бер генә мәртәбә алдык дип әйтергә кушты. Бу гамәлләр барысы да уполномоченный районга киткән вакытта эшләнгән иде, югыйсә. Колхозчыларның да, председательнең дә һәр адымын күзәтеп торучы вәкилнең белмәве хәерлерәк иде. Чөнки ике бозауга кибәк аерып бирә белмәсә дә, үзенә юк акылны сиңа бирергә маташучылары да була торган иде араларында. Урманчы Гыйздел уполномоченный килгәч шуны тишкән бит. Галиев абыйны икенче көнне үк районнан килеп алып киттеләр. Ул, бичара, шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Сугыштан соң аның гаиләсе дә каядыр китеп барды. Ит изгелек, көт явызлык дигәннәре шул булгандыр инде.

***

Биана белән килен тату яшәделәр. Юк-бар сәбәп табып тәмсезләнеп йөрмәделәр. Уйласаң, бу да зур куаныч иде. Юкса, әнә бит, пычакка-пычак килеп яшәүче гаиләләр азмыни? Хәйдәрдән хат килү аларның барысы өчен дә зур шатлык, ул көн бәйрәмгә тиң иде. Ата-ана өчен төпчек улларының хаты Касыймны югалту кайгысын, күңелдә сыкрап торган сагышны беразга гына булса да басып тора иде. Саҗидә түти һәр намаз артыннан, улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, дога кылды.

Фатыйма, мәктәптән кайткач, ишек алдында өй белән абзар-кураны бер итеп уйнап йөргән улын күтәреп сөя дә, өй эшләренә кереп чума. Саҗидә түти аны жәлләп:

- Килен, арыгансыңдыр, тамагыңа ашап ал инде, - ди. Фатыйма:

- Хәзер, әнкәй, хәзер, - ди дә, өй алдында, йә чоланда дөбер-шатыр китереп, нәрсәләрнедер тәртипкә салырга тотына.

Саҗидә түти түзми:

- Килен, хет, берәр чәшке чәй булса да эч инде, - дип карый. Фатыйманың тагын җавабы әзер:

- Чишмә суы беткән икән. Мин тиз генә барып кайтыйм инде. Аннан соң бергәләп эчәрбез. Ә син, әнкәй, чәй кайната тор.

- Самавыр кайнаган ул, әзер.

Саҗидә түти, шкафтан чәшке-чынаяк алып килергә дип, урыннан кузгалган арада Фатыйма инде, көянтә-чиләген күтәреп, капкадан чыгып бара.

Чишмәгә тыкырыкны чыккач, илле-алтмыш адымнар чамасы түбән төшәсе. Уйсулыкта мунча бүрәнәсе юанлыгы карама агачы үсеп утыра. Чишмә шул карамадан дүрт-биш адым түбәнрәк җиде күзләнеп тибеп тора. Авыл халкы аның суын зәм-зәм суларыннан да тәмлерәк дип сөйли. Алай ук булмаса да, суы, чыннан да, йомшак. Чәй өчен менә дигән! Карамадан өстәрәк, анда-санда гына булса да, чикләвек куаклары, аларга ышыкланып абагалар үсеп утыра. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, элегрәк монда куаклык зур булган. Салих авылы кешеләре чикләвек җыярга еракка барып йөрмәгәннәр, ындыр артларына чыгып, капчыгы белән җыеп керә торган булганнар. Колхоз оешкач, бирегә көтү керткәннәр. Хәзер чикләвек куаклары анда-санда гына торып калган.

Чишмә ындыр арты буйлап бара-бара да, Ыкка коя. Аның суына бигрәк тә әби-сәбиләр мөкиббән. Тик алар өчен бер кыенлыгы бар: сулы чиләкләрне күтәреп, тау менәсе. Шуңа күрә чишмәгә күпчелек яшь-җилкәнчек йөри.

Фатыйма, чишмә янына килеп җиткәч, беркавем аның агышына карап сокланып торды. Аннары, чиләкләрен тутырып алды да, бер якка куйды. Агым буйлап ике-өч адым түбәнгә төшеп кулларын, битләрен юды. Чәчләрем тузгып тормыймы дип, суга карады һәм... әздән генә артына егылмый калды. Чишмә суында аның шәүләсенә каршы яктан сузылып, ир-ат шәүләсе пәйда булды. Фатыйма күземә күренәме соң бу дигән шөбһәле дә, каршылыклы да уйларын җиңеп өскә карады. Чишмәнең каршы ягында лесник Гыйздел басып тора иде. Ул, гадәтенчә, яшел кожанын кигән, җилкәсенә мылтыгын аскан. Хәер, аның кожанын яшел дип тә булмый. Бәлки, кайчандыр ул яшел дә булгандыр. Тик вакытлар үтү белән кояшта ашалып, яңгырда юылып, киндер төсенә кергән иде. Гыйздел җәен-кышын шул кожанын салмады. Фәкать кыш көне кожан астыннан телогрейка белән сырган чалбар кия торган иде. Ә мылтыгын ул йоклаганда да кочаклап яткандыр.

Гыйздел, сирәк тешләрен ыржайтып, көлеп куйды.

- Курыктыңмы?

Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышып, аңа җавап бирде:

- Юк, үзебезнең авыл кешесеннән нишләп куркыйм ди. Әнә, немецлардан куркырга кирәк.

Гыйздел буш кулы белән (аның бер кулы һәрвакыт мылтык каешын кысып тоткан булыр) каядыр еракка селкеп куйды.

- Немецлар бездән ерак, ишшу, әнә, чигенә баралар, ди. Безнекеләр немецларның арт сабакларын укытып баралар, ди. Юлбашчыбыз иптәш Сталин булганда безгә беркемнән дә куркасы юк. Бер-ике айдан дөмектерәчәкләр аларны. Менә күрерсең.

- Гыйздел, әйт әле, син нигә Галиев абыйны чактың? Сиңа зыяны тимәгәндер ич?

- Ә сиңа нәрсә, Галиев абый җәлкемени?

- Әйе, кызганыч, бик кызганыч. Ул колхозчы өчен тырышты бит. Синең белән минем өчен тырышты.

- Ә нигә мине дә исемлеккә кертмәгән алайса?

"Ә-ә, юкәдә икән чикләвек, - дип куйды Фатыйма күңеленнән генә. - Менә ни өчен саткан икән ул аны".

- Сиңа бит болай да дәүләт акча түли.

- Түләсә ни. Бәлки минем дә колхоз икмәген ашыйсы килгәндер.

Гыйздел бу кадәресен әйтмәсә дә, аңлашылган иде инде. Фатыйма аңа каршы кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Лесник укытучы хатын куркып калды дип, уйлады, ахры, һөҗүмгә күчте:

- Әле син ул контраны яклыйсыңмени? Синең безгә лекция укып йөрүләрең күз буяу гына икән алайса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев