Фронтовик-мөгаллим
Ул рәссам да, язучы-шагыйрь да булмаган, аңа герой исеме дә бирелмәгән. Ләкин ул тормыш юлын шундый итеп үткән: якташлары аны әле дә сагынып искә ала. Туган якны өйрәнү музеенда бу шәхес турында экспозиция булдырырга уйладык.
Гарипов Мөхәммәди Нәгыйм улы 1919 елда туган. Укытучы һөнәрен алган егет 1939 елда Вәрәшбаш җидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытырга билгеләнә. Озак та үтми Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлана. Ул фронтта элемтәче була. Дошман белән бәрелеш вакытында, якында гына бомба шартлап, Мөхәммәди контузия ала һәм туфрак, кар катламы астында кала. Элемтә ялганмаганга күрә линия чыбыгы буйлап эзләп чыккан икенче солдат аны табып, казып ала. Егет сугышның азагына кадәр үз-үзен аямыйча көрәшә. “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Җиңүдән соң Мөхәммәди укыткан мәктәбенә эшкә кайта. Ул монда хәрби дәресләр үткәрә. Ике елдан Кырынтау авылы мәктәбенә укытучы һәм җитәкче итеп җибәрелә. Авыл халкы аны хөрмәт итеп “Гарипов абый” дип йөртә. Мөхәммәди Гарипов тырышлыгы белән мәктәп зурайтыла, ихатасы киңәйтелә, зур җимеш бакчасы ясала. Хатыны да уңган кеше була аның. Авыл хатын-кызлары Мәмдүдә апа теккән бәбәй итәкле күлмәкләрне бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда киеп кинәнә.
Мәктәп бакчасы әкренләп күтәрелә. Гарипов абый аны тиешенчә тәрбияли, укучылар да кулдан килгәнчә булышалар. Вакытында су сибәләр, ашлыйлар. Укытучы абыйлары, чокырдагы коены чистартып, моторлы насос куя. Бу хәл эшне җиңеләйтеп җибәрә. Җыеп алынган бакча җимешләрен укытучы үз вакытында урнаштыра тора: Симәк сельпосына да тапшыра, мәктәп аты белән авылларда да сатып йөри. Салам-печәнен дә үзе әзерли. Шул ат арбасына алма, кыяр, помидорын төяп, мая туплап кайта.
Нык куллы, салмак хәрәкәтле, таләпчән мөгаллим мәктәпне дә үрнәк тәртиптә тота. Мәктәп янында аллы-гөлле бакча гөлләре үстерә. Ул чакларда болын чәчәкләре генә күргән балаларга гаҗәеп манзара булып тоела ул гөлләр. Ә мәктәп бакчасында алмалар аллана, помидорлар кызара, матур булып карлыганнар өлгерә. Шул елларда авыл халкы да бакчаларына җимеш агачлары утырта башлый.
Ә мәктәп бакчасы җимешләренә килгәндә, аларны саткан акчага Гарипов абый укучыларга мәктәп формалары алып бирә. Мәктәптә китап, дәфтәр, ручка-карандашлар, язу карасы да бушлай була. Хәтта физкультура дәресе өчен чаңгылар да юнәтә директор.
Бәйрәмнәрне Кырынтау авылы балалары аеруча җылылык белән искә ала. “Бәйрәм көнне Гарипов абый, зур чиләк күтәреп, кибеткә китә һәм шул чиләкне тутырып печенье, прәннек алып кайта иде. Без рәхәтләнеп сыйланабыз. Ул көннәр бүгенгедәй күз алдында”, – дип искә ала укытучысын Рөстәм Шәрипов. “Укыту процессында һәр балага игътибар бирде, һәр дәрестә бар бала белән дә эшләргә өлгерә иде”, дип искә ала аны укучылары.
Кырынтау башлангыч мәктәбен тәмамлаучылар укуын Симәктә дәвам итә. Гарипов абый укыткан балалар анда да начар укымый. Кечкенә генә авылдан күпме белемле кеше чыга! Алар арасында укытучы һәм табиблар, инженер һәм агрономнар, икътисадчы һәм югары класслы механиклар, башка һөнәр ияләре бар.
Кызганыч, Гариповларның үз балалары булмый. Ләкин аны ата җылысыннан мәхрүм һәр укучы үз әтисе итеп кабул итә. Укытучы абыйлары аларга чын ата тәрбиясе бирә. Егерме еллап Кырынтауда укытканнан соң, авыл мәктәбе ябылу сәбәпле алар Симәк авылына күчеп китә. Анда берничә ел укытып лаеклы ялга чыга. Хатыны Мәмдүдә апа үлгәч, ялгызы бер кыз бала үстергән хатынга өйләнеп яши. Кыз баланы үз баласыдай күреп үстереп кияүгә бирә.
Мөхәммәди Нәгыйм улының фидакарь хезмәте, балаларга биргән белем һәм тәрбиясе лаеклы бәяләнә – аңа Татарстанның атказанган укытучысы исемен бирәләр. Мөслимнең туган як музеенда урнашкан совет чоры залындагы экспозициядә Мөхәммәди Гариповның фотосурәтләре, шәхси әйберләре, документлары белән танышырга мөмкин.
Ф. Шәрипованың
“Кырынтавым – күңел җырым” китабы
файдаланылды.
Йолдыз Зәкиева,
туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев