Социаль челтәр кулланучылары бүген көндез Казанның Идел буе районында Техник урамында килеп чыккан хәлнең фотосурәтен урнаштырган.
Хәлне күрүче сүзләренчә, «МАЗ 230» автобусының, барган вакытта, тукталыш янына килеп җиткәндә, двигателе асфальтка төшеп калган.
«Мин тукталышта басып торганда, автобус якынлаша башлады, һәм дөбердәгән тавыш ишетелде. Артына чыгып карасам, двигателе төшеп калган», - дип яза фотосурәт авторы.
Нет комментариев