Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Фоат Садриев -авыл тормышы җырчысы”

Туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?!

Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

2021 ел – Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Җир йөзендә барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы белән бәйле, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез сакларга тиеш.

Туган, үскән илнең яктылыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә әнә шул туган тел ярдәм итә. Милли шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның җанга якын шигырьләрен, әсәрләрен укып рухланабыз. Менә бүген дә без аларның туган телгә -татар теленә булган җылы хисләре белән тулы әсәрләрен авыл жирлегендә яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан, Ятмас -Дусай авылы китапханәсендә Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган – Фоат Миңнәхмәт улы Садриев иҗатына багышланган әдәби кичә булып узды.

Кичәне Акберова Венера Сунгатовна зур осталык белән алып барды. Мондый җаваплы әдәби-сәнгати чараның дирижерлары итеп билгеләнүе бик тә урынлы булып чыкты. Һәр яктан уйланылган бай эчтәлекле очрашу чын сәнгать бәйрәме төсмере бирде. Кичәдә күңелләрне дулкынландыручы җырлар яңгырады, Фоат Садриев әсәрләреннән өзекләр укылды. Хезмәттәшебез һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Сиңа гына әйтәм” дип исемләнгән үткен юмор белән сугарылган комедиясеннән өзекләрне зур осталык белән башкарып, тамашачыларның кайнар алкышларын яуладылар.

Боларның уку өстенлегендә мәктәпнең дә өлеше булуын искә алырга туры килә. Бу яшьтәге баларның уңышлы чыгышларын тәэмин итүдә ата-аналарның, әби- бабайларның, гомүмән гаиләнең тырышлыгы турында да әйтеп китми булмас. Баланың саф татар телендә сөйләшә алуы өйдә туган тел мөхите булуы турында сөйли. Мәдәният сарае сәхнәсеннән каушамыйча сөйләү күнекмәсенә ия булу - әлегә җир йөзендә яшәү елларын бармак белән генә санарлык балалар өчен үзе бер батырлык.

Бирегә килүчеләр Богданова Гүзәл, Шәйхетдинова Алинә башкаруында җыр тыңлап әсәрләнделәр. Шуңа күрә Ф. Садриевның иҗаты белән тагын бер кат очрашу мөмкинлеге биргән бу кичә күңелгә җылы, рәхәтлек бирде. Укучыларның, телебезнең бөтен нечкәлекләрен белеп, шулкадәр матур итеп татарча сөйләшүләренә сокланып утырдым.

Мәдәният йорты фойесында китапханәчебез Галиуллина Венера Масгутовна тарафыннан оештырылган китап күргәзмәсе аша язучының иҗатына тагын бер кат күзәтү ясалды. Монда Фоат Садриевның чын халык язучысы икәнлеге игътибарны җәлеп итте. Чөнки күргәзмәдә яңа тышлы китапларның булмавы – моңа ачык шаһит иде (кулдан-кулга йөргән китап кына туза). Дусай авылы китапханәсендә язучының иҗатына кагылышлы дулкынландыргыч очрашуда югарыда әйтелгән фикерләр һәрьяклап дәлилләнде.

Киләчәк үткәннәрдән башка була алмый, диләр. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел. Һәркемгә үзенең туган җиренең тарихын, гореф гадәтләрен белү мөһим.Туган ягыбызны яратып, үткәне һәм киләчәге белән кызыксынып, туган телебезне, туган җиребезнке хөрмәт итеп яшәсәк иде!

 

Кукмара үзәк китапханәсе библиографы: Рәхимова Фәния Нургалиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев