Фән бәйгеләрендә лицей 13 призлы урын алган
Бу – узган уку елы белән чагыштырганда, призлы урыннар сигезгә күбрәк, дигән сүз.
“Химия, физика, рус һәм татар телләре буенча бәйгеләрдә призлы урын алмый калганыбыз юк. Күрсәткечләребез тотрыклы. Быел физкультурадан Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призлы урын алдык!” – диде лицей директоры Лилия Хәбибуллина әти-әниләр университетында.
Мәктәптән тыш чараларда да сынатмый лицейлылар. Ике ел рәттән, Бөтенроссия “Президент ярышлары”ның республика этабында җиңү яулап, ил күләмендә беренче унлыкка керделәр. Узган ел мини-футбол буенча VII Халыкара мәктәп спорты фестивалендә өченче урынны алдылар. “Ватанны сакларга әзер” яшьармиячеләр отрядлары республика конкурсында беренче урынны яуладылар. Мөслим лицееның узган ел “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә кертелүен дә әйтергә кирәк. “Матур мәктәп” республика бәйгесенең “Уңайлы мохит мәктәбе” номинациясендә икенче урынга лаек булдылар.
Соңгы елларда мәктәпләргә бәя дә, укучыларның белем дәрәҗәсе дә дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә. Узган уку елында лицейлыларның БДИ нәтиҗәләре биш фәннән – район күрсәткечләреннән, алты фәннән республиканыкыннан да югары булган. Лицейның ун укучысы биш фәннән 80 һәм аннан да югарырак балл җыйган! Алты чыгарылыш укучысы “Укудагы аеруча яхшы уңышлары өчен” медаленә һәм аерым үрнәктәге аттестатка лаек булган. 9 сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре дә (география һәм җәмгыять белеменнән кала) район күрсәткечләреннән югары. “Мәктәп буенча сыйфат өлгереше соңгы өч елда тотрыклы”, – ди Лилия Хәбибуллина. Шулай да өч ел дәвамында үткәрелгән мониторинг 5-9 сыйныфларда сыйфат өлгерешенең түбәнрәк булуын күрсәтә. Моның сәбәбе әлеге звено укучыларының башлангыч һәм югары сыйныфларга караганда күбрәк дәрес калдыруы белән бәйле, ди укытучылар.
Мәктәп психологы бу уңайдан 5-9 сыйныфлар арасында сораштыру үткәргән. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, балалар буш вакытларының күп өлешен “телефонда утыра”. Икенче урынга – урамда йөрү, өченче урынга телевизор карау чыккан. Бишлекне рәсем ясау, өй эшләрен эшләү һәм китап уку төгәлли. Әти-әниләрнең җаваплары да балаларныкыннан аерылмый, ди психолог Ландыш Гыйззәтуллина. Тик әти-әниләр сораштыруда “телефонда утыруларын” күрсәтмәгән. Психолог моны “өлкәннәрнең теләкләрен чынбарлык итеп күрсәтергә теләве” дип бәяләде. “Әти-әниләр бала өчен – өлге. Сез тәрбия аша баланың үзенә ышанычын арттыра һәм кызыксыну уята аласыз”, – диде ул.
Мөслим лицеенда 489 бала белем ала. Сыйныфларда укучыларның уртача саны – 21.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев