Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Физкультурачылар көнендә Мөслимнең «Яшьлек» стадионы ремонттан соң янәдән үз ишекләрен ачты

Спортчыларны бәйрәм белән һәм мөслимлеләрне бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы Альберт Хуҗин котлады

Тәбрикләү сүзләрен районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров та җиткерде. Спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән, районда төзелеш өлкәсен үстерүдә актив катнашкан, "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыруда зур өлешен керткән райондашларыбызга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Спорт бәйрәме уңаеннан биредә йөгерү буенча эстафета, пляж волейболы буенча ярыш, футбол турниры да узды. Муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормативлары тапшырды. Гомумән, нормативлар тапшыруда һәр райондашыбыз үзен сынап карый алды.

Чара "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында узды.

Видео – Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән алынды

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев