Февраль аенда Мөслимдә 18 бала туган
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча февраль аенда җирлегебездә18 бала туган. Шуларның 10ы - малай, 8ы - кыз бала. 22 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 12 пар язылышкан, 8 гаилә таркалган.
Район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекология бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы 10 елда районыбызда демографик хәл күзәтелә. Республиканың башка шәһәр-районнары белән чагыштырма Мөслиммдә соңгы елларда бәби табучылар саны арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев