Фестивальдән – җиңү белән
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан беренче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале оештырылды.
Конкурста катнашучылар бәйгегә каз-үрдәк үстерү, каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр тәкъдим итте.
Бәйгегә каз-үрдәк каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре, каз һәм үрдәк продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары да юлланды. “Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе” номинациясендә фермер Ирек Хәмәдишин беренче урынны алды. “Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары” номинациясендә беренче урынга Бәшировлар лаек булды. Алар каз каклау, каз итеннән тәмле итеп бәлеш пешерү серләре белән уртаклаштылар.
– Безнең район күпләп каз асраучылары белән билгеле. Мөслимлеләрнең бу фестивальдә дә җиңү яулавына бер тамчы да шигем юк иде. Каз өмәсе ул – гореф-гадәтләрне кадерләп саклау, аларны яшь буынга тапшыру. Без дә җиде еллап инде казлар тотабыз. Елның елында 5-6 мең бәбкә сатып алып үстерәбез. Казларны тереләй дә, суеп та сатабыз. Ярминкәләрдә без җитештергән продукциягә сорау зур, – ди Илназ Бәширов.
Шушы ук номинациядә өченче урын Мөслим политехника техникумына бирелде. Техникум осталары каз итеннән тәмле итеп борай бәлеше пешереп күрсәттеләр. “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү” номинациясендә Түбән Табыннан Саһира Абдуллинаның чигүле мендәрләренә икенче урын бирелде.
– Беренче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале быел Мөслимдә үтәргә тиеш иде. Пандемия сәбәпле, әлеге масштаблы чара бер елга кичектерелде. Бәйгедә татарлар яши торган барлык төбәкләрдән дә катнашучылар бар иде. Җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнде. Конкурста “Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү” номинациясе дә бар иде. Бу бәйгедә беренче һәм икенче урыннарны алучы булмады, – ди район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Каз өмәсе” фестиваль-конкурсына 200дән артык эш килгән. Мөслимнән бәйгегә 19 эш җибәрелеп, аның дүртесенең җиңү яулавы – районыбыз өчен зур мәртәбә!
– Бәйгедә без каз продукциясен инновацион эшкәртү алымнары белән катнаштык. Конкурстан миллилек бөрки. Бүген дә татар авылларында матур итеп каз өмәләре үткәрәләр. Бу чараларның милли җыр-биюләр белән үрелеп баруы татарның рухын, яшәешен күрсәтә. Элек тә бит зур эшләрне – өй салу булсынмы, кышкылыкка печән әзерләүме – күмәк көч белән башкарганнар. Күмәк хезмәт кешеләрне берләштергән, – ди “Агролидер” кооперативы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин.
Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы каршынды эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Татарстандагы җитәкчесе Кадрия Идрисова фестивальдә катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде.
– “Каз өмәсе” бәйгесе халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим роль уйный. Бу бәйге бик тиздән “Татар казы” бренды белән бөтен илдә танылачак һәм бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгачак, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Җиңүчеләр Кукмараның аш-су әзерләү савытлары һәм милли татар ашлары китаплары белән бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларның һәммәсенә милли таба ашлары китаплары һәм сертификатлар биреләчәк.
– “Каз өмәсе” фестиваленә җибәрелгән эшләрне бәяләгәндә, без яшьләрнең, өлкән буын белән беррәттән, халкыбызның матур традицияләрен саклауда актив катнашуына игътибар иттек. “Татар казы” брендын үстерү юнәлешендә алар белән эшләү аерым индустрия булдырыр дип ышанабыз, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Конкурс һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев