Фермерларның эресе дә кирәк, кечесе дә
Октябрь авыл җирлегендәге 193 хуҗалыкның 177сендә 182 эш яшендәге кеше яши. Пенсионерлар – 154, укучылар – 20.
Үзара салым узган ел Сөякәй, Октябрь, Бәкәбездә – 700 сум, Әндерештә 1000 сум күләмендә билгеләнгән булган. Алдагы ел белән чагыштырганда терлек саны кимегән, сыерлар саны да 72гә калган.
2018 елдан җирлектә “Август-Мөслим” агрофирмасы 3540 гектар мәйданда эш алып бара. Алдагы елларда басуларны берләштерү дәвам итәчәк, ди инвестор. Оешмада җирлекнең ике дистәгә якын кешесе хезмәт куя. 177 пайчының җире аларда арендада. Түләү буенча канәгатьсезлекләр булган. Аларны бетерү өчен килешү шартларын үзгәртергә кирәк, диде отчет чыгышында авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.
Кошчы фермер Илнур Хәмәдишин хуҗалыгында сезонда – дистәдән артык, Наил Муллинда өч кеше эш белән тәэмин ителгән. Җирлек башлыгы эшмәкәрләргә уңышлар теләп, аларның җирлекнең икътисади хәлен яхшыртуга үз өлешләрен кертүен дә теләде.
Сөякәй һәм Бәкәбездә су җитенкерәмәгән, шул сәбәпле резерв скважинаны да кулланганнар. Икенче линияне төп линиягә ялгау кирәк, ди авыл җирлеге башлыгы. Чөнки нык тузу сәбәпле башняны алга таба кулланып булмаячак. Су тотуга контрольне дә арттыру таләп ителә. Су белән тәэмин итүгә лицензия алу буенча да шактый күләмле эш башкарыла.
Урам яктырткычларын алыштыру, ремонтлау өчен аерым бригада яки эшче булу отышлы, дип саный Илгиз Ханнанов. Җирлектән район Советы депутаты Кәрим Сәлимгәрәев ярдәме белән Сөякәйдә бер урамның линиясе алыштырылган, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Октябрь авылында үзәк урамның күпчелек өлешенә гравий өстәлгән.
Иң күп сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Октябрь авыл җирлегендә бугай: биредә дүрт авылга өч фельдшер хезмәт күрсәтә. Почта бүлекчәсендәгесен дә исәпләп, сәүдә нокталары да өчкә тула.
Кызганыч, башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфында нибары өч кенә укучы укый.
Сабантуйны яңа урында үткәргәннәр. Территориягә агачлар да утыртканнар. Октябрьдәге мәчеткә янкорма өстәлгән. Бу эш авыл халкы ярдәме һәм средстволары белән башкарылды дип, авыл җирлеге башлыгы кайбер авылдашларын исемләп атады, мәчетнең бинасын һәм җирен рәсмиләштерү буенча эш бара диде.
Илгиз Ханнанов үзара салым хисабына башкарылганнарны һәм башкарырга кирәк булганнарны барлагач, җыелышта катнашкан район җитәкчелегенә үз көчләре җитмәстәй мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Сүз Октябрь һәм Әндереш авылларын күрсәтүче юл билгеләре һәм Мөслим-Актаныш трассасына чыгучы чатта юл билгеләре кирәклеге хакында булды. Шулай ук җыелыш барган бинага 2020 елның җәендә үк оптик-җепсел линия җиһазлары урнаштырылуга карамастан, интернетка ялгау эшен төгәллисе бар. Спортзалны ремонтлау мәсьәләсен авыл җирлеге башлыгыннан соң ветераннар советы әгъзасы Зәйтүнә Нуриева да күтәреп чыкты. Монда да районның ярдәме кирәк, диделәр чыгыш ясаучылар.
Агрофирма вәкиленә пай җирләре өчен түләү, өлкәннәр көненә пакетлар турында сораулар бирелде.
Баек авыл җирлеге, андагы эшләр торышы, үзара салым акчасы хисабына башкарылган эшләр һәм планнары турында узган ел язган идек инде (“Авыл утлары”, 10 декабрь 2021 ел). Шуңа күрә кабатлап тормыйча, авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов чыгышыннан соң яңгыраган берничә сорауга гына тукталып үтәбез. “Докладта барысы да матур булса да, авылда су юк, юл юк, ФАП шулай ук юк, юл булмагач, автокибет тә керми, – диде урыннан чыгыш ясаучы Сәфәр кешесе. – Югыйсә авылда халык бар, фермер да бар”. Кыш көне 11 сәгать су булмаган. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә керер юл тапмый, чөнки урамны кар баскан. Сәламәтлеге какшау булуга һәм эшнең шактый чыгымлы булуына карамастан, берничә тапкыр ул юлны үз техникасында ачкан. Мәктәп автобусы шоферы да укучыларны илтү өчен юлны үзенә чистартырга туры килүен әйтте. Ә бит Сәфәрдән, мәктәпкә дип, көн дә ун укучы чыгып китә. Бу бит Баек мәктәбендә укучыларның яртысы кадәр дигән сүз! “Юл оешмасы чистартканда карны машина чыгу өчен уңайсызлап өеп куя”, – диләр сәфәрлеләр һәм оешма техникасы авыл эчендәге юлны да чистарта алмасмы икән дип сорыйлар. Алмас шул, чөнки юлчыларның һәр “адымы” исәптә. Бу урында газетабызның Казанга һәм Мәскәүгә китүче экземплярларын югарыдагы җитәкчеләр дә укысын иде һәм мәктәп автобуслары программасын булдыргач, шул автобусларның кышкы юлларда йөрүен тәэмин итүче программалар да кабул ителсен иде дигән теләкне әйтәсе килә. Хәер, берничә елдан мондый проблема булмас та кебек, чөнки бакча- мәктәпләрдә балалар саны да, туучылар саны да елдан-ел кими. Әмма укучылар калмаса да, авылларда яшәүчеләр бар бит әле.
Озак еллар җирлекнең ветераннар советын җитәкләгән Әюп Вәлиев җәмәгать эшеннән азат ителү сәбәпле бу вазыйфага Нурсинә Шәйхәйдәрова тәкъдим ителде. Җирлек башлыгы Әюп Вәлиевкә рәхмәтен белдерде.
Ике җирлектә дә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, тормыштан мисаллар китереп, мошенниклык очраклары турында сөйләде, уяулыкны югалтмаска чакырды.
Җирлектә тулы канлы тормыш барсын өчен фермерларның эреләре дә, кечеләре дә кирәк, дип ассызыкланды җыелышта.
Мөнирә Арсланова.
Фото – Баек авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев