Фазлыева: Битлек, перчаткалар һәм социаль дистанция — якын арада безнең аерылгысыз атрибутлар булачак
Яңалыклар

Фазлыева: Битлек, перчаткалар һәм социаль дистанция — якын арада безнең аерылгысыз атрибутлар булачак

Татарстан халкы өйдән чыкканда битлек (респиратор, бәйләвеч) һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Бу хакта брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлекләрдән тыш, гражданинның перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри. Битлек, перчаткалар һәм социаль дистанция — якын арада безнең аерылгысыз атрибутлар булачак», — дип билгеләп үтте ул.


Нет комментариев