Мәктәп яшендәге балалар өчен "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" оештырылды
Балалар белән шөгыльләнер өчен Татарстанның төрле дини уку йортларында белем алучы шәкертләр махсус Мөслимгә килделәр.
Мөслим районында 8-17 июль көннәрендә мәктәп яшендәге балалар өчен "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" оештырылды. Барлыгы 220 бала үз көннәрен файдалы һәм кызык итеп уздырды. Иртәнге сәгать 9.00 дан 14.00 кә кадәр укучылар Коръән уку, әдәп-әхлак дәресләре белән беррәттән уеннар уйнадылар, экскурсияләрдә булдылар. Көн дә төрле темага вәгазь тыңладылар, пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Соңгы көнне бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Балалар белән шөгыльләнер өчен Татарстанның төрле дини уку йортларында белем алучы шәкертләр махсус Мөслимгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев