Файдалы киңәш
Июль ахырыннан башлап, августның уннарына кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Суган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый.
Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егылмаган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырларга туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле суганның өлгерүе тизләнә. Кайбер бакчачылар суганның төбен дә ача. Суганны казып алганчы ике атна буе су сипмәскә һәм төбен йомшартырга кирәк. Халыкта хәтта “Ике тапкыр чылатканчы, бер тапкыр йомшарту яхшы” дигән сүз дә бар. Суганны көннәр коры торганда йолкыйлар. Йолкыганнан соң аны биш-алты көн түтәлендә калдырсаң яхшы. Кояш нурлары сугандагы гөмбә авыруларын юк итә, кояшта кипкән суган кыш көне яхшы саклана. Кыягын да ашыгып кисәргә ярамый. Суган “муены” тәмам ябылганнан соң гына кыякны – 6 см, тамырын 1-2 см чамасы калдырып, кисәләр. Бушап калган түтәлләргә гәрчич, фацелия, арыш кебек сидератлар чәчеп куярга була. Көз көне аларны чабып, җиргә күмдерәләр.
Бакча җиләген күчереп утыртуга әзерләү
Үсемлекләрне әле августта гына күчереп утырталар. Ә җирен хәзердән үк әзерләп куйсаң яхшы. Чүп үләннәре азрак үсә, кояш нуры күбрәк карый торган тигез җирне казып, үлән тамырларыннан җентекләп арындыралар. Тырма белән тигезләп, август аена кадәр җирне чабылган печән белән күмәләр. Дымы очып бетмәсен өчен шулай эшлиләр. Кайберәүләр агроспан (лутрасил) белән дә каплый. Җирне казып кую белән генә эш бетми, уҗымны да әзерли башларга кирәк булачак. Җиләкләрне җыеп бетергәч, үсемлекләр, “мыек җибәреп”, “бәби” үсентеләр үстерергә керешә. Җиләккә иң якын торган үсентенең төбенә балчык өеп, тамырландыра торырга киңәш ителә. Калган үсентеләр өзеп алына. Әгәр утыртасы урын күп булып, үсентеләр җитмәс дисәгез, тагын берәрне калдырырга мөмкин.
Чәчәкләр
Июль аенда лалә, нәркис, сөмбел (гиацинт) кебек суганчалы гөлләрне казып алып, суганчаларын киптерергә кирәк. Лаләләрне – ел саен, нәркисләрне 3-4 елга бер казып алалар. Күчерергә кирәк булса, ирисләрне дә шул вакытта күчерсәң яхшы.
Борчак
Борчак утырткан булсагыз, аны да кышка хәзерләп куярга була. Ярты литрлы банкага 300 г чистартылган яшел борчак алына. Маринад өчен 1 литр суга берәр чәй кашыгы тоз белән шикәр алына. Кузагыннан араланган борчакны кәстрүлгә салып, маринад коярга һәм кайнатырга куярга. Кайнап чыккач, утны мөмкин кадәр кысып, 20 минут пешерергә. Борчакны сөзеп, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Маринадны ике кат марля аша сөзеп, тагын бер кайнатып чыгарганнан соң, борчак өстенә агызырга. Банкаларның капкачын бормый гына 20 минут су “мунча”сында тотарга. Аннары капкачын борып, салкынча урынга куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев