Реклама
Яңалыклар
Файдалы гыйлем алдык
Элемтә авылындагы “Әсгать” мәчетендә дин гыйлеменә өйрәнүчеләр өчен уку елының соңгы дәресе булды.
Дүрт ел дәвамында без ислам дине нигезләренә төшендек, Коръән укырга өйрәндек. Аллаһ йортында үткәргән файдалы очрашулар, бәйрәм чаралары, бәйгеләр безне тагын да берләштерде.
Гыйлемле, сабыр холыклы мөгаллимнәребез Мөнир хәзрәт Борһанов, мәхәлләбезнең имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Расыйх хәзрәт Каюмов, авылыбызның хөрмәтле абыстае Мафруза апага зур рәхмәтлебез. Хәзрәт һәм абыстайларыбызның Коръән сүрәләрен матур мәкам белән укуы, хак динебезнең нигезләренә өйрәнүебез дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Авылларыбыз өстендә моңлы азан тавышы бервакытта да тынмасын!
Резеда Гыймаева.
Михайловка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев