“Фантазия” тылсым илендә
Метрәй башлангыч мәктәбендә балаларның сәләтен кече яшьтән ачуны максат итеп эшлиләр.
Балалар буш вакытын файдалы шөгыль белән үткәрсен өчен нинди генә мөмкинлекләр юк бүген?! Техник түгәрәкләр, сәнгать юнәлешендәгеләре, кул эшләре түгәрәкләре... Хәтта мультфильм төшерү белән мавыгучылар да бар. Хәер, әлегә андыйлар республикада да санаулы гына. Районда исә бары тик Метрәй башлангыч мәктәбендә генә шөгыльләнәләр.
Теләк кенә кирәк
Башлангыч мәктәпләрдә, ни кызганыч, түгәрәкләр эшчәнлеге каралмаган. Шуңа да карамастан, Метрәй мәктәбендә үз инициативалары белән оештыралар түгәрәкләрне. Ничә еллар инде балалар бакчасында – “Күбәләк”, башлангыч классларда “Шатлык” театрлары эшли. Аларны мәктәп директоры – үзе дә театр сәнгатенә мөкиббән булган Синара Яббарова җитәкли.
– Укучылар белән узган ел республикакүләм конкурста икенче урынны алдык, “Күбәләк” театры ике ел рәттән “Сәйяр” конкурсында номинациядә җиңү яулады. Башлангыч мәктәпләргә түгәрәкләр бирелмәве аңлашылмый. Авыл баласының да нинди дә булса түгәрәктә шөгыльләнәсе, сәләтен үстерәсе килә. Мәктәптән тыш эшләр үзәге яки сәнгать мәктәбе филиалын ачсалар, яхшы булыр иде, – ди Синара Яббарова.
Мәктәптә “Фантазия” мультстудиясе дә дүртенче елын эшли. Анысын да үз теләкләре белән юктан гына эшләтеп җибәргәннәр. Кайчандыр мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мультфильм төшерү серләренә өйрәнгән Равилә Шәрифуллина тәвәккәлләп тотынган бу җаваплы һәм авыр эшкә.
Түгәрәк оештыру турында сүз башлауга, гадәттә, матди-техник база булмау, кыйммәтле җиһаз-җайланмалар кирәклеге күз алдына килеп баса да, илһам һәм теләк дигәне шунда ук юкка чыга. Метрәйлеләр исә андыйлардан түгел. Гади генә фотоаппарат, кәрәзле телефон һәм компьютер ярдәмендә дә мавыктыргыч мультфильмнар төшерә алар. Балаларның әвәләп ясау белән мавыгуын, бу шөгыльнең вак кул моторикасын, иҗади күзаллауны үстерүен истә тотып, пластилиннан ясалган фильмнар төшерергә алынганнар.
– Тиешле аппаратлар булмау эшебезнең сыйфатына тәэсир итсә дә, профессиональ студияләр белән бергә республикакүләм бәйгеләрдә көч сынашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз. Өч ел эчендә республика күләмендә үткән егермегә якын конкурста җиңү яуладык, – ди Метрәй башлангыч мәктәбе тәрбиячесе Равилә Шәрифуллина.
“Балалар планетасы”, “Унынчы муза” конкурсларында аеруча теләп катнашалар. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан игълан ителгән “Милли мультFest” балалар кинофестиваленә биш эш җибәргән булганнар. Аларның өчесе финалга узган. Фестивальнең 21-23 апрель көннәрендә Казанда узачак йомгаклау турына һәм “Байтик” лагерена чакыру алганнар.
Әкият шулай туа
Экран каршына утырып, әзер мультфильмны карау гына рәхәт ул. Һәр кадр артында никадәр хезмәт ятуын бу эш белән шөгыльләнүчеләр үзләре генә белә. Балалар геройларны да һәм сюжет өчен башка кирәк-яракларны да пластилиннан әвәләп ясыйлар. Хәрәкәт итәчәк персонажларны тигез өслеккә урнаштырып, артка тиешле фонны (алар күп вакытта компьютерда эшләнә) куялар. Бер мултьфильмга – 4-5әр, кайчакта аннан да күбрәк фон әзерлиләр икән. Фигураларны кадрга гади фотоаппарат ярдәмендә төшерәләр. Бер секундлык кадр өчен генә дә геройны 12-15әр тапкыр хәрәкәтләндерү сорала. Хәрәкәт дигәне дә фигураны кадр саен күчерү белән генә чикләнми, аяк- куллар да, гәүдәнең башка өлешләре дә хәрәкәтләнергә тиеш. Фотоаппаратны да әз генә селкетергә дә ярамый. Юкса бөтен эшең юкка чыгачак.
Төшерү эшләре төгәлләнгән соң, компьютерда мультфильмны монтажлау башлана, башкача әйткәндә, геройларга “җан кертәләр”. “Анысы катлаулы процесс булганлыктан, үзем эшлим”, – ди Равилә. Моның белән генә эш бетми. Мультфильм геройларын сөйләштерү дә кирәк бит әле. Тавышны да балалар үзләре яздыра. Карап торсаң, бер дә җиңел эш түгел. Сүзләрен дә ятларга, авазларны ачык итеп әйтергә, тиешле интонацияне дә бирергә кирәк.
Шул рәвешле балалар әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәләр, аралашу әдәбенә өйрәнәләр. Күмәк хезмәтнең җимеше дә татлы: фантазиялеләр үзләре иҗат иткән фильмнарны экраннан бик яратып карыйлар. Конкурс-фестивальләрдә җиңү аларны яңа эшләргә илһамландыра.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев