Файдалы очрашу
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында информатив очрашу узды
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Л.Н. Шәймөхәммәтова, Мөслим муниципаль районында социаль фондның клиент хезмәте җитәкчесе Ф.У. Ганиева һәм Мөслим авыл җирлегенең Тукай бер мандатлы округы депутаты А.Р. Ханнанова чыгыш ясадылар. Тыңлаучылар алда торган сайлаулар, пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне индексацияләү турында мәгълүмат алдылар.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев