Эттән куркасызмы?
Хуҗасыз этләр куркыныч тудырса да, аларны аулау тыела.
Мин кечкенәдән үк этләрдән куркам. Биш яшемдә күрше эте өстемә ташланганда әткәй килеп җитешмәгән булса, җанвар мине нишләтер иде икән?!
Без мәктәптә укыганда урам тутырып этләр йөргәне хәтердә. Бер- ике кешене тешләгәч, аларны атарга чыгалар иде. Ул чорда аучы абыйларның мылтык тавышларын еш ишеттек. Сукбай этләрне атканда әллә нигә бер урамга чыгучы хуҗалы этләр дә юкка чыккалады. Чит-ятка өрә дә белмәгән, бала-чагадан уттан курыккандай өркеп торган Джек кушаматлы этебез дә шулай юк булды. 2007 ел иде бу. Шуннан бирле Мөслимдә эт атканнары юк бугай.
Мөслимдә этләр “көтүләре белән” йөри. Балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә куркыта алар. Шул уңайдан редакциябезгә хат та килде. “Хөрмәтле район җитәкчелеге, полиция хезмәткәрләре! Сезгә бер мөрәҗәгәтебез бар: Мөслим урамнарында өере белән йөрүче этләргә чара күрүегезне сорыйбыз. Кешеләргә, бигрәк тә балаларга ташлану очраклары булды бит инде. Күрше Башкортостанда булган фаҗигаләрдән сабак алыйк. Эш үткәч, терсәк якын – тешләп булмас бит, үкенечле булмасын иде. Сезнең ярдәмне көтеп калабыз”. Әлеге хатка Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов ачыклык кертте:
– Без ел саен Бөгелмәнең “Спецгрупп” җәмгыяте белән килешү төзибез. Әлеге оешма егетләре этләрне, алып китеп, стерильләштерәләр. Аннары этләрне янәдән кайтаралар яисә хуҗа эзлиләр. Узган ел райондагы хуҗасыз этләрне тоту өчен республика бюджетыннан 232 мең 900 сум акча каралган иде. Бер этне тоту, стерильләштерү 4 мең сумга төшә. 2021 елда районнан 56 этне алып киттеләр. Этләрне ату тыела. Быел да этләрне тоту өчен килешү төзеләчәк. Бөгелмә җәмгыяте хезмәткәрләре язын килергә тиеш. Эт хуҗаларының дүрт аяклы дусларын бәйдә тотуларын сорыйбыз.
Рунар Сәхбетдинов әйтүенчә, этләрнең үзләрен генә урамга чыгарып җибәрергә ярамый. Алар борынчыктан (намордник) булырга һәм хуҗалары белән йөрергә тиеш.
– Кешеләр үзләре гаепле. Этләрне мыскыл итәләр! Шәһәр читендәге дачаларын, кыйбатлы машиналарын сакларга алган этләр, кыш җиткәч, артык кашыкка әйләнә. Этләрне ташлап, кешеләр хайваннарны явызлыкка этәрә. Тамагы ач эт ризык, җылы урын эзләп җәфа чигә. Жәллим мин урам этләрен! Кодрәтемнән килсә, акчам булса, хуҗасыз этләр өчен приют ачар идем, – ди Диләрә Нәгыймова.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә быел Тамьян авылыннан эт тешләгән 11 яшьлек малайны алып килгәннәр. Эт тешләгән урын төзәлсә дә, бала күңелендәге курку онытылырмы?!
– Эт тешләү балага тән җәрәхәте генә түгел, күңел ярасы да ясый. Узган ел ашыгыч ярдәм бүлегендә эт тешләп килгән 31 кешегә беренче ярдәм күрсәтелде. Зыян күрүчеләрнең 8е – балалар. Кешегә котыру авыруы 75 процент очракта этләрдән йога. Шуңа күрә эт тешләгәннән соң кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка этне тасвирлап бирә алсагыз, тагын да яхшырак, – ди фельдшер Гөлфирә Сабирова.
Балалар, гадәттә, этләрне бик яраталар. Сукбай булмаса да, хуҗасы янында булмаган этләр янына балаларны якын җибәрергә ярамый. Кайбер этләр кагылганны, сыйпаганны яратмый. Эт ризыгын тартып алырга ярамый!
Урамда сукбай этләр очраганда Татарстанның дәүләт порталындагы “Ачык Татарстан” бүлеге аша “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итәргә була.
Закон буенча этләрне ату тыела. Аларны ауларга, стерильләштерергә, вакцина ясарга мөмкин. 20 көннән соң, колакларына махсус бирка тагып, кире үз урыннарына кайтарырга кирәк. Тик этне стерильләштерү генә проблеманы хәл итми. Эт үзеннән соң нәсел калдыра алмый, үрчеми, ә тешләргә мөмкин бит!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев