Реклама
Яңалыклар
Этләрнең дә хокуклары бар
Ни өчен этләрне бәйдә яисә вольерда тоталар? Алар агрессив, усал булганга, дип уйлыйм. Затлы токымлы усал этләр дә бар. Аларны бәйләмиләр, хәтта фатирларда тоталар. Чөнки алар өйрәтелгән, акыллы. Хуҗасы команда бирмәсә, урыннарыннан да кузгалмыйлар.
Этләр темасын дәвам итәргә булдым әле.
Ни өчен этләрне бәйдә яисә вольерда тоталар? Алар агрессив, усал булганга, дип уйлыйм. Затлы токымлы усал этләр дә бар. Аларны бәйләмиләр, хәтта фатирларда тоталар. Чөнки алар өйрәтелгән, акыллы. Хуҗасы команда бирмәсә, урыннарыннан да кузгалмыйлар.
Икенчедән, эт нинди токымнан булса да, үз ихатасында, йортында хуҗа кеше этен бәйсез асрарга хокуклы, дип уйлыйм. Әлбәттә, ул урамга чыгып йөрмәсә һәм башкалар өчен куркыныч тудырмаса. Шулайдыр бит?
Өченчедән, хаски һәм аляска маламуты кебек токымлы этләр дә бар. Аларны берничек тә бәйдә һәм вольерларда, гомумән ябык җирдә тотарга ярамый. Алар хәрәкәтләнергә тиеш. Шулай булмаса, авырый башлыйлар, бернәрсә белән дә кызыксынмыйлар. Бу исә аларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Бу этләр башка этләр яисә кешеләр янында булырга тиеш. Алар ялгызлыкны яратмый. Хаски һәм маламутлар агрессив түгел. Алар хәтта өрә дә белми. Уенга чакырганда бары тик ырлыйлар гына. Ә уйнарга яраталар, аеруча балалар белән.
Мәскәүдә һәм Петербургта маламут көчеге бик кыйммәт тора – 20 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Казанда арзанрак – 20-40 мең сум тирәсе. Әмма бу суммалар үз-үзен аклый. Чөнки эш акчада түгел. Бу этләр бик акыллы, иркә, бераз кирерәк, әмма барыбер тыңлаучан.
Мондый этләр барлыгын да белергә кирәк. Һәр эткә дә таяк белән кизәнергә, таш атарга ярамый. Хайваннарны җәберләгән өчен дә җаваплылык каралган бит. Юрист һәм кинолог җавап бирсә, рәхмәтле булыр идем.
Хөрмәт белән якташыгыз.
Районда кинолог белгечлеге булган кешеләр юк дип беләбез. Юридик яктан әлеге мәсьәләгә юрист, район Башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров аңлатма бирде:
– Закон хайваннарны үтерүне, җәберләүне катгый тыя. Хайванга авырту һәм газаплар китерү, шулай ук хулиганлык нияте белән яки аның үлеменә, имгәнүенә китерүче рәхимсез мөгамәлә өчен 80 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки бер елга кадәр ирекне чикләү, яисә 6 айга кадәр кулга алу, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев