Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эсседән ничек сакланасыз?

Узган атнада көннәр сүрәнрәк булды. 30-35 градуска күтәрелгән кызу көннәрдән соң 23-25 градус җылылык кайберәүләргә салкын кебек тоела башлады. Бу атнада янәдән кыздыра башлады. Халык эсселектән ничек саклана? Нинди чаралар куллана? Райондашларыбызга әлеге сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Ленар Сәлахов, 36 яшь:
– Кояш кызуы кешеләргә генә түгел, машиналарга да “бәрә”. Кояшта калган машина тәрәзәсенә җылылык үткәрми тора япма элеп калдырсаң – яхшы. Салкын кыштан соң эссе көннәр сагындырган. Кайнарлыктан котылу җаен эзләмим. Ләкин эшем кояш астында эшләүдән гыйбарәт. Өеңдә кондиционер булу яхшы, ләкин кечкенә балалары булганнар өчен отышлы түгел, дип уйлыйм, салкын тидерергә мөмкин. 
Мөнирә Абүбәкерова, 58 яшь:
– Кояш булганда киң кырлы эшләпәмне киям дә бакчага чыгам. Күләгәгә кермим, шул рәвешле үземне бөтен җирдә кояш бар, дип ышандырам. Кояштан куркып тормыйбыз анысы. Җәйге эссе көннәрдә табигый тукымалардан тегелгән киемнән йөрергә тырышам. 
Гөлфирә Сабирова, 55 яшь:
– Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләгәч, бик күп авыруларны күрергә туры килә. Эссе сугып килүчеләр дә әз түгел. Халык 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында урамда йөрмәсен иде. Кояштан саклый торган кремнар кулланырга кирәк. Кызу көннәрдә сыеклыкны 1,5-2 литр эчәргә киңәш ителә. Лимон согы белән су, җылымса яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морслар хәлсезлекне баса. Исерткеч эчемлекләр һәм баллы газлы эчемлекләрне кызуда куллану организм өчен бик зыянлы.
Марсель Гарифуллин, 38 яшь:
– Эсседән мин бик җайлы сакланам – көнем эштә үтә. Бинада салкынча, рәхәт. Мин җәйне бик яратам. Елга бер генә була бит ул. Кызу көннәре дә ошый. Эсседә бал һәм май кебек эчтән җылыта торган ашамлыклар кулланмаска киңәш итәм. Банан, алма, хөрмә кебек җимешләрне организм эсседә авыр кабул итми, диләр.
Данир Хәлилов, 29 яшь:
– Эшем буенча даими юлда йөрергә туры килә. Кайбер көннәрне эссегә чыдарлык түгел. Иңбашларыма, башыма, юешләп, яулык та салып барганым бар. Су эчкән саен тирләтә. Машинамда кондиционер юк. Ике тәрәзәне дә ачам, тик тыштан да кайнар һава керә төсле. Мин эссене бик авыр кичерәм. Башыма бәрә, кичкә нык арыйм. Бердәнбер саклану чарасы – өеңнән чыкмаудыр, мөгаен. Тик өйдән чыкмасаң, акча булмый.
Лилия Сәлмәнова, 40 яшь:
– Без өч катлы йортның өченче катында яшибез. Фатирыбызда чыдап булмаслык эссе. Кызу көннәрдә су да булмаса, тагын да авырак. Шәхси йортта яшәүчеләргә бу яктан җиңелрәк, дип уйлыйм. Күләгәле ишегалды, бакча, коелары бар. Җәй бит әле кышка әзерләнү чоры да. Кышкылыкка компот-кайнатма ясый башласаң, тирләп-пешеп бетәсең. 
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев