Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләре көйле бара

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы быел 1100 гектарда бөртекле культуралар үстерде. Аның 300 гектары – арпа, калганы язгы һәм көзге бодай. Хуҗалык чәршәмбе көнне, районда беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләрен төгәлләде.

Авыл хуҗалыгы кампанияләрен уңышлы башкару, һәр чараны технологик срокта үткәрү өчен “Әюпов” хуҗалыгының техник потенциалы җитәрлек. Чәчү, урып-җыю техникасына интекмиләр. Быел бер комбайннарын арендага да биреп торганнар. Җир эшкәртү техникасын да яңартканнар.
Без барганда кыр кораблары Чия-Түбә авылы янында соңгы сутыйларда бодай суктыра иде. Игенчеләрнең кәефләре күтәренке. Ни дисәң дә, уңышны кыска срокта, югалтуларсыз җыеп алганнар бит.
– Быелгы урак сизелми дә үтте. Уңыш былтыргыга караганда әйбәт чыкты. Хәзер комбайннарны саклауга куеп, җир эшкәртергә чыгачакбыз, – ди Владислав Дорофеев (рәсемдә).
Хуҗалык комбайнчылары бу сезонда 12-13әр мең центнер ашлык суктырган. Беренчелек – яңа “Акрос-585” комбайнын иярләгән Александр Черногорлов кулында. “Полесье” комбайнында эшләгән Сергей Якимов белән Владислав Дорофеев та сынатмаган. Комбайннардан икмәк ташуда Фәнис Гыймаев аеруча өлгерлек күрсәткән.
Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов быелгы урак нәтиҗәләреннән канәгать.
– Башта яңгырлар бераз куркытса да, көннәр әйбәт килде. Икмәкне коры килеш җыеп ала алдык. Көзге бодайдан – 50 центнерга якын, урыны белән артыграк та чыкты уңыш. Сабан культураларының гектар биреме уртача 30 центнер тәшкил итте, – диде җитәкче.
Булачак уңышка алдан ныклы нигез салуның нәтиҗәсе бу. Әюповлылар югары репродукцияле орлыклар чәчүгә өстенлек бирә. Чәчүлек материалны инкрустацияләү өчен узган ел ПС-18 җайланмасы сатып алганнар. Үсеш стимуляторларын куллану да үз нәтиҗәсен биргән. Чәчү вакытында һәр гектарга 1әр центнер исәбеннән катлаулы ашлама керткәннәр. 2шәр центнердан аммиак селитрасы белән тукландыру үткәргәннәр. 
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында техник базаны яңарту һәм тулыландыру, ындыр табагы хуҗалыгын төзекләндерү юнәлешендә дә күп эшләнә. Бу сезонда гына да әлеге максатка 16 млн сумлык инвестиция кертелгән.
– 10 млн сумга К-742 тракторы сатып алдык. Җир эшкәртү өчен сабан һәм ике тагылма корал кайтардык. Баланлы ындыр табагында өр-яңа КЗС ашлык чистарту комплексы корып куйдык, – ди Рамил Әюпов.
Чия-Түбә авылындагы базада да төзекләндерү-яңарту эшләре алып барыла. Бу җәйдә 30х60 метр зурлыкта ашлык склады төзегәннәр. Аңа якын гына мастерскойга нигез салып, аның тимер каркасын җыеп куйганнар инде. Кышка кергәнче төзеп бетерергә ниятлиләр. Басуда көзге эшләр дәвам итә: комбайннар артыннан саламны рулонлап баралар, җир эшкәртүгә керешкәннәр, 260 гектарда көзге бодай чәчүне төгәлләгәннәр. 
Шунысын да әйтергә кирәк: хуҗалыкның икътисадый хәле тотрыклы. Кайбер аграрийлар кебек бурычка батмаганнар. Зур-зур кредитлар турында күптән оныткан алар. Ашлыкны да ашыгып сатарга уйламыйлар. 
– Икмәк 3 класс таләпләренә туры килә, җилемсәсе – 30-32 процент. Елдагыча кыш көне – бәяләр берникадәр күтәрелгәч сата башларбыз дип торабыз. Акчага интекмибез, – ди Рамил Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев