Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләре көйле бара

Бүген тормыш-көнкүрешебезне торак-коммуналь хуҗалыгы тармагыннан башка күз алдына да китереп булмый. Райондагы оешма-предприятиеләр, социаль-көнкүреш учреждениеләренең яшәеше, өзлексез эшчәнлеге дә шушуы тармакка бәйле.

Оешманың тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Районда Мөслим күптармаклы җитештерү коммуналь хуҗалык предприятиесе 1940 елның ахырында төзелә. Башлангыч чорда предприятиедә 400дән артык эшче-хезмәткәр исәпләнә. 1961 елда торак-коммуналь хуҗалыгы, зур предприятиенең аерым тармагы булып, аерылып чыга. Ул елларда җылылык, су белән тәэмин итүдән тыш, оешма карамагында кунакханә, җәмәгать мунчасы, гаражлар да була. Коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасының рәсми исеме, 2005 елдан башлап, "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте дип атала. Оешмада бүген Илшат Кыяметдинов кул астында 51 кеше хезмәт куя. Исем атамалары үзгәрсә дә, төп максат шул килеш калды: җирлек халкын һәм оешма-предпиятиеләрне чиста су белән тәэмин итү, сыек көнкүреш калдыкларын чыгару һәм оешмаларга җылылык бирү. Бүгенге көндә район үзәгендәге ике котельный 37 оешманы җылылык белән тәэмин итә. Бу хезмәттә барлыгы сигез оператор эшли. Оешма җитәкчелеге алар арасыннан Шәүкәт Мөхәммәтов белән Мөнирә Ихсанованы һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләгән.

Чиста су белән тәэмин итүгә килгәндә, җәмгыять карамагында 5 скважина һәм 1 башня бар. Мастер Раиф Хәйбрахманов кул астында эшләүче 4 машинист алардагы насос җайланмаларының өзлексез эшләвен тәэмин итә.

ФОНГА

Җәмгыять Мөслимдәге 84 оешманы су белән тәэмин итә. Моннан тыш күпфатирлы 59 йорттагы 1230 абонент һәм 1345 шәхси хуҗалыкалардан су ала. Санэпидемстанция хезмәткәрләре, квартал саен су анализларын алып, төрле параметрлар буенча аның санитар таләпләргә җавап бирү-бирмәвен ачыклап тора.

Соңгы елларда җәмгыять яңа су линияләре төзү буенча күләмле эшләр башкара. Узган ел гына да "Чиста су" республика программасы кысаларында Мөслимдәге Яңарыш микрорайонында 6,712 км озынлыкта су линиясе сузганнар. Урожайная урамында 875 метр су челтәренә реконструкция үткәрелгән. Район үзәк хастаханәсенең тышкы су линияләре, канализация, җылылык трассасы яңартылган. "Мизгел" яшьләр үзәгенең, "Кояшкай", "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчаларының су торбалары һәм канализация җайланмалары эшләнгән. Яңа төзелгән "Энергосбыт", универсал спорт залы биналарын су челтәренә ялгаганнар, "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәген тышкы инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин иткәннәр. Моннан тыш подряд оешмалары белән берлектә башкарылган эшләре дә күләмле генә.

Оешманың шактый зур тармагы юынтык суларны чыгару һәм чистарту белән шөгыльләнә. 20 оешма-предприятиенең күпфатирлы 49 йортның сыек көнкүреш калдыклары канализация челтәре аша турыдан-туры биологик чистарту корылмасына китә. Калган оешмаларныкын һәм шәхси йортларныкын ассенизация машиналары алып китә. Бу төр хезмәттән иң күбе район үзәгендәге балалар бакчалары файдалана икән. Авыллардагы мәгариф учреждениеләре исә ассенизация машиналарын елга бер тапкыр гына чакырта.

- Машиналарны оешмалар һәм шәхси хуҗалыклардан алынган заявкалар нигезендә график буенча җибәрәбез. Кулланучылар бу төр хезмәт кирәк булганда заявканы, канализация базлары тәмам тулганын көтмичә, мөмкин кадәр алданрак шалтыратсыннар иде, - ди сбыт бүлеге җитәкчесе Лилия Хатбуллина.

Сыек көнкүреш калдыклары биологик чистарту корылмасы аша үтә, дигән идек. Аның куәте - 500 кубометр. Әлегә корылмага көн саен 300-400 кубометр юынтык су килә. Биредәге 6 чанда суны фильтрлар һәм бактерияләр чистарта. ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп чистартылган су торбалар аша Ыкка агызыла. Мастер Раиф Хайбрахманов җитәкчелегендә хезмәт куючы 5 оператор чистарту корылмасының өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итә. Алар арасында Эдуард Вәҗетдинов (рәсемдә) һәм Анатолий Аптиев иң тәҗрибәлеләрдән санала. Сыек көнкүреш калдыкларын түгүдә шоферлар Василий Тукбаев, Альберт Исламов һәм Илдар Кәшифразов намуслы хезмәт куя. Эшче-хезмәткәрләр турында сүз кузгатканбыз икән, башка тармакларда алыштыргысыз булганнарны да билгеләп үтү кирәктер. Баш бухгалтер Рафис Гыйләҗинның икътисад өлкәсендә тирән йөзүе белән бергә менә дигән юрист та булуы күп кенә катлаулы мәсьәләләрне дә җиңел хәл итәргә мөмкинлек бирә икән. Сантехник Ринат Вәлиевне оешманың тоткасы, диләр. Әлеге универсал, хезмәттәше Хәмзә Сафин белән бергәләп, "ашыгыч ярдәм" ролен үти. "Кермәгән тишекләре, төшмәгән чокырлары юк", - диләр алар турында уенын-чынын бергә кушып. Озак еллар оешмада эшләүче механик Әхмәзетдин Вәлиев, бер сүз белән әйткәндә, автопаркның көйле эшләвен тәэмин итә. Турыдан-туры кулланучылар белән аралашучы сбыт бүлеге хезмәткәрләре заявкалар кабул итеп кенә калмыйлар, аларның үтәлеше өчен дә җавап бирәләр, абонентларга исәп-хисап счетларын вакытында җиткереп, түләүләрне җыялар, контролерлар исә су счетчиклары показаниеләрен алу белән бергә җәйге чорда су урлаучыларны ачыклау буенча да нәтиҗәле эш алып баралар.

- Оешманың матди-техник базасы ныклы булмаса, һәр участокта эш көйле бармас иде. Бүген автопаркта 5 ассенизация машинасы, 2 экскаватор, ремонт бригадалары слесарьларын йөртү өчен 5 җиңел автомашинабыз бар, - ди Илшат Кыяметдинов.

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте хезмәтчәннәре районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Спорт ярышларында көч сынашалар, үзешчәннәрнең смотр-концертларында матур чыгышлары белән сөендерәләр, ирекле халык дружиначылары буларак та активлар рәтендә. Казанда үткән спорт бәйгеләреннән, һөнәри конкурслардан җиңүләр белән кайталар. Районкүләм үткән өмәләрдән дә читтә калмый алар. Озак еллар инде яздан алып көзгә кадәр Мөслимдәге Тукай урамында чисталык һәм тәртип сагында торалар.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев