Эшлим дисәң – эш бар ул!
Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең 2021 елдагы эшчәнлеге турында оешма җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов белән сөйләштек.
– Дамир Заһитович, 2021 елда районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге күпме кешене эшле итте?
– Узган ел 219 кеше эшкә урнаштырылды. Мәшгульлек үзәгенә дәүләт хезмәтләре алу өчен 332 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 141е эшсез статусы алды. Бу – мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның 42,5 проценты. Ел дәвамында эшсез гражданнарга мәшгульлек үзәге аша 4729100 сум күләмендә пособие түләнде. Ел дәвамында мәшгульлек үзәгенә оешма-предприятиеләрдән 459 вакантлы хезмәт урыннары бирелде. Әлеге вакансияләр нигездә район шифаханәсеннән, Мөслим сөт комбинатыннан, кәрәзле элемтә салоннарыннан, почта бүлегеннән, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасыннан, шәхси эшмәкәрләр Ирек Хәмәдишин, Илдар Кәримов, Айдар Әюповтан, Дамир Шәнгәрәев, Руслан Кәлимуллин, Раиф Мортазин фермер хуҗалыкларыннан, “Фаиза” кооперативыннан, “Мөслим- продукт” оешмасыннан керде. Моннан тыш “Август-Мөслим” агрофирмасы, ашлык кабул итү предприятиесе, “Хуҗалык тәэмин итүе”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиеләре, “Агромастер” компаниясе, Мөслим-информ, эчке эшләр бүлеге, “ШАХ” берләшмәсе, кафелар, “Туган як” агрофирмасы, район суды, сәнгать мәктәбе, Мөслим лицее, “Маяк” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге, политехника техникумы, картлар йорты, ветеринария берләшмәсе дә ай саен 1-3 вакантлы урын тәкъдим итеп торды.
– Эш эзләүчеләр арасында яшь һәм гендерлы бүленеш буенча кемнәр күбрәк?
– Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 141 кешенең 76сы (54 процент) – хатын-кызлар, 65е (46 процент) – ир- атлар. Яшь буенча 16-29 яшьлекләр – 26 кеше, 30-49 яшьлекләр – 68 кеше, 50 яшьтән өлкән булган 47 кеше теркәлгән. Белем дәрәҗәсе буенча 1 кеше – башлангыч, 46 кеше – урта белемле, 54 райондашыбыз – урта һөнәри һәм 40 кеше – югары белемле.
– Эш урыны тәкъдим итеп тә анда хезмәт куярга теләмәүчеләр бармы?
– Әйе, узган ел эшсез гражданнарга 327 юллама бирелде. 108 юллама кире кагылды: 12 очракта – эшчене оешмалар, 96 очракта юлламаны эшсез гражданнар кире какты. Нигездә гражданнар юлламаны эш урынына барып йөрү проблемалы булса яки хезмәт хакы түбән булганда кире кага. Оешмаларның да без тәкъдим иткән кешене кире бору очраклары аз түгел. Алар эш тәҗрибәсе булмауны сәбәп итә.
– Дамир Заһитович, эш табарга ярдәм итү максатыннан мәшгульлек үзәге тарафыннан укулар да оештырыла бит әле...
– Әйе, һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлек кысаларында узган ел 25 эшсез граждан өстәмә белем алды. Аларга 1С-предприятие белгече (6 кеше), электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы (5 кеше), С һәм Е категорияле машина йөртүче (5 кеше), визажист (9 кеше) белгечлекләре буенча өстәмә белем бирелде. “Үз эшеңне ачу” программасы кысаларында мәшгульлек үзәге аша алты кеше үз эшен ачты. Моның өчен гражданнарга 870600 сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Үз эшен ачучыларның дүртесе – халыкка хезмәт күрсәтү, икесе – сәүдә өлкәсендә эшли. Болардан тыш 241 гражданга (шул исәптән 239 укучы һәм студент) – “Профессиональ ориентлашу” дәүләт хезмәте, 21 гражданга (шул исәптән 1 эшсез инвалид) – “Хезмәт базарында эшсезләргә социаль адаптацияләшү” дәүләт хезмәте һәм 21 гражданга (шул исәптән 1 эшсез инвалид) “Эшсезләргә психологик ярдәм” дәүләт хезмәте күрсәтелде.
– Белүебезчә, мәшгульлек үзәге балаларны эшкә урнаштырганда да ярдәм күрсәтә.
– Әйе, балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру 2021 елда “14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны вакытлы эшкә урнаштыру” программасы нигезендә башкарыла. Узган ел 152 бала эшкә урнаштырылды. Бу – районда яшәүче 14-18 яшьлек 756 баланың 20,1 проценты. Балаларга гомуми алганда 313340,40 сум матди ярдәм күрсәтелде. Укучылар нигездә “Хуҗалык тәэмин итүе”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиеләрендә, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында, Мөслим электр челтәрләре җәмгыятендә, И.Хәмәдишин фермер хуҗалыгында һәм Иске Карамалы, Баланлы, Рус.Шуган, Симәк авыл җирлекләрендә эшләделәр. Күпчелек балалар төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә катнаштылар. 2022 елда бу программа буенча 190 баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Римма Афзалова.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев