"Эшлим" дигән кешегә ярдәм дә бар
Моннан берничә ел элек халык кош-корт асраудан читләшә башлаган кебек иде. Шөкер, соңгы елларда бу юнәлештә вәзгыять үзгәреп, авылларда яңадан күпләп кош-корт үрстерүгә керештеләр. Районыбызда кошчылык тармагының үсеш алуы да моңа этәргеч булгандыр.
Республика җитәкчелеге, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кошчылык тармагына зур игътибар бирә, ярдәм итү юлларының яңаларын эзли һәм таба.
– Кошчылык тармагында эшләүче “Хәмәдишин”, “Чайка”, “Сәхипгәрәев” кебек эре фермерлар белән беррәттән, дистә еллар дәвамында бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә барлыкка килде. Л. Ситдыйкова”, И. Бәшәров”, И. Закиров, Р. Кәрамов һәм Р. Сәйфуллин хуҗалыклары – шундыйлардан. Районда бүген барлыгы 25 кошчы-фермер исәпләнә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче төрле грантлар һәм программаларның да булуы кошчылык тармагының үсүенә зур ярдәм итә. Узып баручы елда гына да кошчылар 8 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алды. Алар бу средстволарга тораклар яңартты, яңа җиһазлар алды. Кошчы-фермерлар көче белән быел районда 46 мең 300 центнер ит җитештерелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Баек авыл җирлегендә генә дә берничә кошчы-фермер исәпләнә бүген. “Закиров” фермер хуҗалыгы 2008 елда оешкан иде. Йомырка тавыклары, бройлер чебиләр үстерүче фермер, ел саен баш санын арттыра барып, быел 20 мең күләмендә тавык-чеби үстереп саткан.
– Бу сан әле чик түгел. Киләсе елда 30 мең йомырка тавыгы, 10 мең бройлер һәм 10 мең баш үрдәк үстерергә ниятлибез. Сату буенча әлегә проблема юк. Татарстан һәм Башкортостаннан күпләп сатып алучылар килә. Райондашларыбыз да бик теләп алалар, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Фәнисович.
2016 елда И. Закиров ТР Авыл ухҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче 3 млн сум грант откан. Әлеге средстволар ярдәме белән һәм үзенең 2 млн сумнан артык финанс чыганакларын кушып, 30 мең баш тавыкка исәпләнгән өр-яңа торак төзеп куйган. Бүген гыйнвар аенда кайтачак чебиләрне “каршыларга” әзерләнәләр. Чебиләргә су эчү өчен автомат җайланма урнаштырылган, идәнгә пычкы чүбе җәю бара. Хуҗалыкта даими өч кеше хезмәт куя. Сезон вакытында эшчеләр саны артып та китә.
Чыгымнарны киметү максатында азыкны да үзләрендә әзерли закировлылар. Моның өчен тегермән алганнар, анда берничә төрле компонентны кушып, катнаш азык әзерлиләр:
– Бер сезонга 300 тонна катнаш азык кирәк. Үзебездә җитештерелгәч, сыйфаты да яхшы, төрле өстәмәләре дә җитәрлек була. Шуңа күрә дә, азыкны үзебездә әзерләү күпкә отышлы, – ди фермер.
Яңа туган чебиләр кайту белән, аларга кирәкле прививкаларны да ясыйлар икән.
– Тиешле привикалар вакытында ясалмаса, тулы бер фермадагы чебидән колак кагуың бар. Шуңа күрә дә чебешләрне алып кайту белән прививкалауга керешәбез. Күбесен үзебез дә ясыйбыз, кайберләре өчен район ветеринария табибларын чакырабыз. Үтенечне кире какмыйлар, рәхмәт аларга, – И. Закиров.
Районыбыз кошчылары әнә шулай елны матур күрсәткечләр белән тәмамлый. Урамда чатнама суык булса да, алар инде бүгеннән үк чебиләр алып кайтырга әзерләнә: ризыгын туплый, торакларны җылыта, дизенфекцияли, башка кирәк-ярагын хәстәрли. Киләсе елда да кошчы-фермерлар матур эш нәтиҗәләре белән куандырсын.
Фәридә Гайнетдинова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев