Эшлим дигән кешегә киртә булмасын!
Бикмәчтә яшәүче Искәндәровлар күпләп терлек асрый. Хөкүмәттән ярдәм булса, малларның баш санын тагын да арттыруда исәпләре.
Тату, тырыш гаиләләр – авыл күрке. Бикмәч авылында яшәүче Венера һәм Радик Искәндәровлар гаиләсе дә шундыйлардан. Ихаталарында күпләп мал тотучы гаиләнең бүген дүрт сыеры, шулкадәр бозавы, егермегә якын сарыгы, тана һәм үгезләре бар. Без килгәндә бер сыерлары бозаулаган иде.
– Маллар санын тагын да арттырыр идек тә, мөмкинлегебез юк. Абзар-курага гына сыеп бетмәгәч, күбесен киметергә туры килде. Моннан берничә ел элек абзар төзегәндә малларны бу кадәр ишәйтербез дип уйламадык. Дәүләттән субсидия бирәләр дигәч, документлар да җыеп караган идек тә. Уңай җавап кына булмады. Дәүләттән ярдәм булса, авылда эшләргә дә, иркенләп яшәргә дә була. Үз акчаң хисабына гына мал тоту, терлек азыгы юнәтү бик авырга туры килә, – ди Радик.
Элек кенә ул авыл кешесе салам-печәнгә мохтаҗлык кичермәгән. Колхоз-совхозлар чорында терлек азыгына кытлыкның ни икәнен белмәгән авыл халкы бүген һәр нәрсәне сатып ала. Искәндәровлар маллары өчен көздән 4 тонна фураж, 20 рулон салам, җитәрлек печән әзерләгән.
– Кайберәүләр печәнлеккә интегә. Безнең ул яктан проблема юк. Өч-дүрт урында печәнлек җиребез бар, витаминлы азыкны һәрвакыт җитәрлек әзерлибез, артып та кала әле. Ә менә салам быел җитмәде, сатып та алырга туры килде. Ярдәмгә балаларыбыз да килә. Күмәк эшнең тәме дә бүтән аның. Өстәлебездән сөт ризыклары өзелми. Балалар экологик чиста, сыйфатлы ризык ашап үсә, – ди Венера.
Биш бала анасы димәссең дә Венераны. Сылу гәүдәсе, сөйкемле йөзенә карасаң, маллар арасында йөри дип тә әйтеп булмый. Физик хезмәт, тырышлык – нәфис буй-сынның нигезе, димәк.
Гаилә башлыгы озак еллар лесхозда, аннары фермада тракторчы, терлекче булып эшләгән. Мари Бүләрдән килен булып төшкән Венера үзен белә- белгәннән бирле савымчы булган. Бүгенге мини-фермаларына нигезне алар каенана-каената йортында яши башлаганда булган ике сыер белән салган.
– Авыл җирендә яшәп тә, мал тотмаган кешене аңламыйм. Күпләп терлек асраучы авыл кешесе – район һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдыруда тиңсез хәзинә, дип уйлыйм. Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү кадәресе дә бар бит әле. Улым, киленем, оныклар белән бик тату гомер кичерәбез. Әле ярый оныклар бар дим, аларсыз эш бармый. Бишесе биш төрле эш башкара. Хезмәтне “синеке”нә, “минеке”нә бүлеп торганыбыз юк, – ди йорт тоткасы Тукбикә әби.
Сыерларыннан 15-17шәр литр сөт савып алалар. Җәй көне продуктлылык тагын да арта. Үзләреннән арткан сөтне шәхси эшмәкәр Илнур Муллагалиевкә тапшыралар. “Бер генә борчуыбыз бар – сөт тапшырган өчен акча вакытында түләнми. Авыл кешесенә ул акча бик кирәк!” – ди Тукбикә әби.
Тапшырылган сөт өчен вакытында акча ала алмау сала кешесенең үзәгенә үтә, билгеле. Үз ихаталарында терлек санын арттырып, гаилә фермаларын булдырырга теләүчеләргә документлар җыеп тапшырганда да киртә-каршылыклар булмасын иде!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев