Реклама
Яңалыклар
Эшләгәнгә эш карышмый
Фермерлар Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин күрше район халкын да эшле итә
Районда кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар аз түгел. Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин кошчылык фермасын 2012 елда ачалар. Башта чебиләр алып, аларны үстереп саткач, казлар алып кайталар.
– Тойгелде һәм Игенче авылларындагы ташландык сигез ферманы алып, ремонт ясадык һәм эшебезне башладык. Беренче елны 40 мең тавык, 3 мең каз үстереп саттык. Ике елдан соң, дәүләттән 2 млн сум күләмендә грант алып, фермаларга масштаблы реконструкция ясадык, – дип искә ала Разыйф Кәрамов.
Эш башлаган чорда тавык- каз үстергән фермада бүген 3600 күркә дә тәрбияләнә. Райондашларыбызның Азнакай районының Буралы авылындагы фермаларында быел 375 мең тавык үстерелгән. Азнакайның элек дуңгызчылык комплексы урнашкан фермасында күләмле ремонт эшләре башкарганнар. Шул рәвешле җитештерүчәнлекне арттыру өчен тагын бер этәргеч булган.
Р.Кәрамовның фермер хуҗалыгында бүген 23 кеше хезмәт куя. Күрше районнардан килеп эшләүчеләр дә бар. Хезмәт хакы вакытында түләнгәч, фермерда эшләргә теләүчеләр аз түгел. Кош-корт үстерү өчен фермада бөтен шартлар да тудырылган. Күле дә, көтүлеге дә бар. 2019 елда Разыйф Кәрамов “Терлекчелек буенча гаилә фермасын үстерү” программасы ярдәмендә Игенче авылындагы торакларга реконструкция ясаган. Әлеге тораклар 65 мең чебигә исәпләнгән. Фермада санитар-пропуск пункты, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре дә эшләнгән.
– Кош-кортлар өчен азыкны җирлегебездәге фермерлардан да, күрше-тирә районнардан да сатып алабыз. “Эшлим” дигән кешегә эш карышмый, диләр бит. Әле кайчан гына Ришат белән тәвәккәлләп эш башлаган идек, шөкер, артка чигенгән юк. Эшләгәндә авырлыклар да, мәшәкатьләр дә җитәрлек, – ди Разыйф абый.
Фермерлар кош-кортны тереләй һәм итләтә сата. Район халкы күркә итен дә яратып ала. “Район халкын экологик чиста продукция белән тәэмин итү – саваплы гамәл”, – ди фермер.
– Кайберәүләр: “Шәхси хуҗалыкта үзең өчен дип үстерелгән хайван ите генә файдалы һәм тәмле була”, – дип уйлый. Фермер хуҗалыклары да кош-кортка сөтен дә, витаминнарын да бирә, азыкның да сыйфатлысын ашата, – ди Разыйф Кәрамов.
– Балалар ел саен йөзәр мең кызыл тавык үстереп саталар. Аларны сатып бетергәч, бройлерлар үстерәләр. Алары да 50 меңнән ким булмый. Улыбыз Илдар да әтисенә ярдәм итә. 10 мең чебине, 1 ай тәрбияләп, халыкка сату өчен күпме көч куярга кирәк! – ди, улы белән горурланып, Мәүлидә апа.
Киләчәктә фермерлар эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә тели. “Без, икәү бергә эшләгәч, проблемаларны да бергә хәл итәбез. Яшь чактан ук бергә, дус, тату яшибез. Алга таба да эшне бергә алып барырга язсын!” – ди егетләр.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев