Реклама
Яңалыклар
Эшкә бирсәң чын күңел
Иске Карамалы авылын¬да гомер итүче Илнара һәм Илгизәр Латыйповлар, җиргә берегеп, “эшлим” дип, тырышып-тырмашып яши.
Яшь гаилә 2019 елда, дәүләттән 400 мең сум ярдәм алып, мини-ферма төзи. Дәүләт программасы буенча алынган 400 мең сум акчага малларга торак төзи Латыйповлар. Эш башлаганда биш сыерлары була. Хәзер 54 сутый җирләре, ЮМЗ тракторлары, “Енисей” комбайннары бар. Арендага пай җирләре алганнар. 60 гектар биләмәдә печәнлекләре җәйрәп ята. 26 баш умарталары бар.
– Мин үзем шәһәр егете, Мөслим районына Яр Чаллы шәһәреннән кайтып төпләндем. Башта Илнара белән Исәнсеф- Чишмә авылында яшәдек. Ике ел элек Иске Карамалы авылында йорт алдык, төзекләндереп, шунда яшибез. Иске Карамалыга күченүнең сәбәбе бар – Исәнсеф- Чишмәгә яз-көз мәктәп автобусы керә алмый иде, – ди гаилә башлыгы.
Яшь гаиләнең, Илгизәрнең әби-бабасыннан калган йортны төзекләндереп, авылга күченеп кайтуына күпләр сәерсенеп карый. Шәһәр уңайлыкларын авылга алыштыр инде! Авылда тугыз ел каенана белән яшәгән Илнара мал тәрбияләү серләренә бианасыннан гына өйрәнми. Кыз ишле гаиләдә үсә, мал-туар карарга кечкенәдән өйрәнә. Кыскасы, Латыйповларның гаиләсе эшкә батыр булулары белән аерылып тора.
– Авыл кешесен туган җир һәрвакыт үзенә тарта. Бу – бәхәссез! Авылга кайтып төпләнүебезгә үкенмибез. Хәзер без җиде сыер савабыз. Һәрберсеннән 14-15 литр сөт алабыз. Тагын җиде бозавыбыз бар, сарыкларыбыз ишле. Җәйгелектә ихата кош-корт белән тула. Үзең тәрбияләп үстергән малның бәрәкәте бар. Күпләп асрасаң, файдасы да бар әле аның! Бозауларны үстереп, иткә җибәрәбез, – ди Илнара.
И л н а р а , мәк т ә п н е тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренә чыгып китә. Шунда филолог белгечлеген ала, тик кечкенәдән бөреләнгән хыялы тынгылык бирми аңа. Илнара, аны тормышка ашырып, стилист-визажист һөнәрен үзләштерә һәм озак еллар Түбән Камада матурлык салонында эшли. 11 ел элек, әнисе вафат булгач, әтисен ялгыз калдырмыйм дип, яраткан эшен ташлап, авылга кайта Илнара. Мөслим районында ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Латыйповларның гаилә коруларына 11 ел вакыт үткән. “Яшьлектә корган планнарыбыз тормышка ашты. Үз көнебезне үзебез күреп, җитеш дөньяда яшибез”, – диләр алар.
– Өч балага гомер бүләк иттек. Өчесе дә – малайлар! “Берәр кыз алып кайтмыйсызмы?” диючеләргә: “Самолет заводыннан вертолетлар чыкмый”,– дип шаяртырга яратам. Олы улыбызга – алты яшь. Балаларның һәрберсе кул арасына керергә тырыша, хуҗалыкта төп ярдәмчеләребез алар. Эшне башлаганда, терлекләр берничә генә иде, хәзер инде аларның саны – ике дистәгә якын. Алга таба маллар санын тагын да арттырырга исәп, – ди Илгизәр.
Илнара үзмәшгуль буларак чәчтарашханә дә ачкан. Хәзер Карамалы халкы чәч кистерергә дип Мөслимгә төшеп йөрми дияргә була. Мөслимнең үзеннән дә Илнарага чәч ясатырга килүчеләр бар икән. Юкка гына Карамалыны “районның икенче үзәге” дип әйтмиләр шул. Максатчан, тырыш кешеләре белән дан тотучы җирлек алга карап яшәве белән үрнәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев