Эш темпы югары
Районда язгы кыр эшләре финиш сызыгына якынлаша. Апрель ахыры-май башында көннәрнең матур торуы районда язгы кыр эшләренең темпын арттырырга мөмкинлек бирде. Күпчелек хуҗалыклар иртә культуралар чәчү белән кулларын да чиште. Язгы эшләрне ике һәм озы¬найтылган сменада оештыру чәчүне тизләтергә мөмкинлек бирә, ди белгечләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел язгы чәчү эшләре 50 мең 815 гектарда үткәрелергә тиеш. Бүгенге көнгә 41 мең 240 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу – планның 81 проценты, дигән сүз. Хуҗалыкларда рапс, көнбагыш, язгы бодай һәм кукуруз кебек соңгы культураларны гына җир куенына иңдерәсе кала. “Туган як” һәм “Намус” агрофирмалары игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. “Август- Мөслим” агрофирмасында да эш темпы югары. Биредә барлык мәйданның 70 процентында чәчү эшләре төгәлләнде. Агрофирма басуларында югары җитештерүчән 11 чәчү комплексы хәрәкәт итә. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында да язгы кыр эшләре оешканлык белән бара. “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән 9 чәчү комплексы җитештерүчән эшли. Хуҗалыкта эшләр озынайтылган сменада алып барыла. Белгечләр һава шартлары мөмкинлек биргәндә язгы чәчү атна-ун көннән төгәлләнер, дип фаразлый.
Чәчү эшләре белән параллель рәвештә көзге культураларны тәрбияләү дә бара. Игенчеләр 13 мең 800 гектарда үстерелгән уҗым басуларына чүп үләннәренә каршы гербицид кертә. Бер үк вакытта уҗым культураларын яфрактан тукландыру, үсеш стимуляторлары кулланучылар да бар. Эре агрофирмаларда чүп үләннәренә каршы көрәш төгәлләнү алдында. “Намус” һәм “Туган як” агрофирмаларында көзге культураларны икенче катка ашлау башланды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 72,4 кг кыр сые туры килә. Чагыштыру өчен – узган ел район буенча һәр гектарга уртача 70 кг ашлама тупланган иде. “Август-Мөслим” агрофирмасында быел бу күрсәткеч – 106, “Намус” агрофирмасында – 87, “Туган як”та 82 кг тәшкил итә. Аграрийлар язгы чәчү вакытында физик үлчәүдә исәпләгәндә һәр гектарга 1-1,2 центнер минераль ашлама кертә. “Август-Мөслим” агрофирмасында чәчүлек орлык белән бергә – катлаулы ашлама, бер үк вакытта рәт араларына азотлы ашлама кертәләр.
Соңгы елларда әче туфраклы җирләрне известьлауга аерым игътибар бирелә башлады. Бу юнәлештә махсус программа да эшли.
– Әлеге программа буенча быел районда 2350 гектар мәйданда известь кертү планлаштырыла. Әче туфраклы җирләрне известьлау программасына быел “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов”, Алмарис Латыйпов һәм Ринат Хөснимәрдәнов хуҗалыклары керде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Шунысы игътибарга лаек: программа буенча әче туфраклы җирләрне известьлауга киткән чыгымнарның 90 процентын хөкүмәт күтәрә. Бүген агрохимиклар “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларында известьлау үткәрә. Әлеге агрочара 400 гектарда башкарылды.
Әлфинур Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев