Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш күп. Акча кирәк

Мөслим авыл җирлегендә үзара салым хисабына урамнар төзекләнә, балалар мәйданчыклары куела, парклар ясала.

Мөслим һәм Катмыш авылларын үз эченә алган Мөслим авыл җирлегендә 9060 кеше гомер кичерә. Җирлектә 2500дән артык хуҗалык бар, шуларның 81е Катмышта урнашкан. Күпфатирлы 60 йортта 1200 гаилә яши. Соңгы елларда күпфатирлы йортлар территориясенә асфальт җәелде, машиналар кую өчен махсус урыннар ясалды, ишегалларына яктырткычлар, утыргычлар куелды. 
– 2021 ел җирлегебез елъязмасына тарихи вакыйгалары, матур эшләре белән кереп калды. Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабантуе үтте. Үзара салымның бер өлеше Сабантуй мәйданын әзерләү өчен тотылды, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. – Үзара салым хисабына Пушкин, Вахитов, Кооператив урамнарында күпфатирлы йортлар ишегалдында ремонт эшләре башкарылды – бортлар белән тротуарлар эшләнде, яктырткычлар куелды. Быел мондый эшләр Мөслимнең Тукай урамындагы 19нчы һәм 58нче йортлар янында башкарылачак.
Йорт хуҗасына аның ихатасына, каралты-курасының төзеклегенә карап бәя бирәләр. Төзекләндерү эшләрендә дә мөслимлеләрнең холык-фигыле чагылыш таба.
– Пушкин урамы җәяүлеләр өчен бик матур ял урынына әйләнде. Урамнарда 50 мең чәчәк үстерү дә кеше хезмәте белән күпме матурлык тудырылуын аңлата. Моннан тыш оешма-предприятие коллективлары һәм мәктәп укучылары ярдәме белән урамнарга 3000 төп агач утыртылды, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Җирлек халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендәге эшләр үзара салым, җирле бюджет средстволары һәм хөкүмәт программалары нигезендә тормышка ашырыла. Үзара салымны 25 мартка кадәр җыеп тапшырган очракта гына дәүләт аны дүрт тапкыр арттырып кайтара. Мөслимдә 18 яше тулган 6 меңгә якын кеше булуын исәпкә алсак, үзара салымны һәркем вакытында түләгән очракта 6 миллион сум акча җыелырга тиеш. Быел да үзара салым күләме 18 яше тулган һәркемнән бер мең сум күләмендә җыела. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм беренче, икенче төркем инвалидларга, Әфган сугышында һәм Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга, көндезге бүлектә укучы студентларга ташламалар каралган. Аларга үзара салым 500 сум күләмендә билгеләнде.
Быел үзара салым ярдәме белән дренаж системасын ясау күздә тотыла. Димәк, күпфатирлы йортлар ишегалдында, парковкаларда кар, яңгыр сулары җыелып тормаячак. Бу эшләр Пушкин, Банк, Вахитов, Авзалов урамнарында башкарылыр дип көтелә. Агач үсентеләрен формалаштыру, Яңарыш микрорайонында бишенче провод ут сузу, парклардагы ватылган брусчаткаларны алыштыру, урамнарга өстәмә яктырткычлар кую, “Кояшлы Ык” ял паркында агач тротуарлар – променадларны ремонтлау, паркларда автомат су сибү җайланмаларын яңарту да үзара салым хисабына башкарыла.
Узган җәйдә яңа микрорайонда яшәүчеләр суга интектеләр. Быел андый хәл кабатланмасын өчен су скважинасы эшләү күздә тотыла. Тукай урамында – “Диксис” кибете почмагыннан “Снежок” кафесына кадәр борт белән тротуар ясау планлаштырыла. Тукай урамында тротуар зиратның иске өлешенә кадәр эшләнер һәм мәңгелек йортыбызга “заготзерно” ягыннан да кечкенә капка ясалыр дип көтелә.
Үзара салым хисабына быел башкарыласы эшләрнең күпчелеген халык тәкъдим итте. “Күбәләк” балалар бакчасы янында парковка булмау юл хәрәкәтенә тоткарлык тудыра, чөнки бакчага килүчеләр машиналарын юл читендә калдыра. Бу мәсьәлә быел чишелеш табачак. Бакча янәшәсендә парковка эшләнәчәк. Спорт паркының да машина кую урыны булачак. Кайбер урамнарда чокыр ремонты ясала. “Снежок” кафесы территориясендә сквер ясау, Яңарыш микрорайонында юлларны грейдерлап күтәртү, Катмыш авылында балалар мәйданчыгы эшләү планлаштырыла.
Мөслим халкын борчыган тагын бер мәсьәлә – мәңгелек йортыбызның капкасы ачык тору. Бу проблема да хәл ителәчәк. Рунар Сәхбетдинов хәбәр итүенчә, зират эчендәге парковканы тышкы якка чыгарып, капканы ябыла торган итеп эшләячәкләр.
Планлаштырылган эшләрне башкарыр өчен акча кирәк булуын онытмыйк! Авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен ярдәм итмәүчеләр бар. Үз җирлеген төзекләндерүгә һәркем өлеш кертергә тиеш! Юл салу, су кертү, ут кую һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен һәр төбәк үзе акча табарга тиеш. Үзара салымның тормышыбызны яхшы якка үзгәртүен танысак иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев