Реклама
Яңалыклар
Ерак юлга чыгар чак җиткән
Гимназия, лицей, Г.Тукай исемендәге, Тат.Бүләр, Михайловка, Күбәк урта мәктәпләрен быел 63 укучы тәмамлады.
Урта мәктәпләрнең чыгарылыш тантаналары гадәт буенча быел да Ык буенда үтте. 11 классны тәмамлаган укучылар, кунаклар үз урыннарын алгач, район башлыгы Рамил Муллин котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.
– Сез мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Дөрес максат куеп, шул максатны тормышка ашырырга омтылып яшәгез, – диде ул.
Ныклы белем һәм тәрбия биргән өчен район башлыгы чыгарылышларның укытучыларына һәм тәртипле, тырыш балалар тәрбияләгән өчен әти-әниләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Укуда зур уңышларга ирешкән егет-кызлар район башлыгы кулыннан унбер еллык тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен – “Укуда аеруча уңышларга ирешкән өчен» медален кабул итеп алды. Михайловка урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфының бердәнбер укучысы Зарина Пученцова җавап сүзендә алга таба да сынатмасларына, һөнәр алып, тырыш хезмәт куячакларына ышандырды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, аның урынбасары Марина Бәдретдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрикләде. Рафаэль Демидов һәм Марина Бәдретдинова бу тантаналы кичәдә балалары мәктәпне тәмамлаучы ата-аналар буларак та катнашты. Мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Харисова үзенең чыгышында быел имтиханнарда югары балл җыючылар күбрәк булуын билгеләп үтте.
Спортта уңышларга ирешкән укучыларга район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров ГТО күкрәк билгеләре тапшырды һәм алга таба да мөслимлеләр дигән исемне горур йөртергә, спортта яңадан-яңа үрләр яуларга өндәде. Медаль алучылар арасында кызлар күбрәк булса, спортчылар сафын егетләр дә тулыландырды. Котлауларга изге теләкләр, җыр-шигырьләр белән әти-әниләр дә кушылды.
Саубуллашу вальсында бөтерелүче егет-кызлар бу биюнең мәктәп еллары белән генә хушлашу түгеллеген аңлый булыр. Бу бию – бер борчусыз, самими балачак белән дә саубуллашудыр.
Алда аларны юллар көтә. Күңелләренә ошаган, сәләтләренә тәңгәл килгән һөнәр сайлап, озын юл үтәргә язсын. Чараны йомгаклаган җырда яңгыраганча, һәрберсе үз юлыннан ышанычлы адымнар белән атласын.
Мөнирә Арсланова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев