Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Әмирович 

Таң беленгәндә Бишнарат тавы аркылы Иске Авыл тавына кадәр бардык. Авызга су капкандай, сөйләшмәдек. Булдыра алган кадәр эзләндек, әмма, йомшак кар шыгырдамаса да, беребез дә куян эзләренә тап булмадык. Күрәсең, бер генә җәнлек тә йокысыннан уянмаган. 

(Дәвамы. Башы 60 санда). 

Көн уртасына кадәр эзләнеп йөреп рәт чыкмагач, тагын учак яктык, җылындык, йөрәк ялгап алдык. Хәл керде, гел кырылып беткән кәеф күтәрелде. Ауга мондый шартларда чыккан кешеләр аның ничек булып бетәчәген яхшы белә. Ату ярышы башланды. Ярышның шарты бик гади: кем иптәшенең һавага чөйгән бүрегенә тидерә ала, шул җиңүче булып санала. 
Фоат Миңнеәхмәтович судья булырга, стажым җитми дип, бик кыстатса да, ризалыгын бирде. Жирәбә салдык: беренче булып Энгель Әмирович минем бүреккә атарга тиеш. 
“Һавада очып барган үрдәкне атып төшергәнне 3-4 метр биеклектәге кара бүреккә Мөслимнең танылган аучысы, күзен йомып атса да, тигерәчәк”, – дип уйланып басып торам. Соңгы мәртәбә киюем булыр, пожалуй, дип, баш өстендәге бүрекне капшап карадым. Аны районда эшләгән елларда Мөслимгә укытучылар конференциясенә Әмәкәйдән килгән Спартак Мхатович Әхмәтовтан (ул гаиләсе белән Мөслимгә даими яшәргә килмәгән иде әле) сатып алган идем. Кап-кара, озын йонлы, бик җылы бүрек. Хәтта кышларын Мәскәүдә дә аны киеп йөрдем. 
“Пли!” – дип команда бирде судья. 
“Ни булса да булыр!”, – дидем дә, бүрекне чөйдем һәм шунда ук күзне йомдым. Ату тавышы яңгырады. Бераз торгач, күземне ачтым: бүрек бернинди “ярасыз” йомшак карга төшеп чумган. 
– Хәзер сезнең чират, – дип, судья миңа команда бирде. 
“Энгель дә минем кебек белгәннәрен укыйдыр инде”, – дип уйланып торганда һавага көрән бүрек очып менеп китте. Төзәп, аттым. Тимәде. 
– Гаҗәп түгел! – дип, тиешле бәя бирде судья. – Тисә генә гаҗәп булыр иде... 
Икенче мәртәбә стартка бастык. Фоат Миңнеәхмәтович өченче мәртәбә “Пли” дип кычкырды. “Аучы ике мәртәбә ялгышмый”, – дип уйланам. Бүрек ертыкларының һавада очканын күрмәскә тырышып, күзне тагын чытырдатып йомдым. Ату тавышы яңгырады. Күзне ачтым: бүрек, һавага менеп, элек төшкән тирәгә тагын шап итеп чумды. 
– Ме-нә мон-сы га-җә-ә-ә-п! – диде Фоат Миңнеәхмәтович. 
Атарга тагын минем чират җитте. Урманда дүртенче мәртәбә “Пли!” яңгырады. 
Бу юлы да тигерә алмаячагыма 99 процентка ышанып, курокка бастым... Һавада кинәт бүрек йоннары барлыкка килде... 
– Атышу 1:0 исәбе белән тәмамланды, – дип, судья ярышка йомгак ясады... 
Мин бу күренешкә ышанмыйча, “Ура!” кычкырасы урынга, аткан җирдә басып калдым. Ничектер аңлашылмады мондый финал. 
Бу вакыйгадан соң Энгель Әмирович, исполком рәисе урынбасары вазыйфасын үти барып, ә 1990нчы елларда эшмәкәр буларак, районда актив оештыру эшләре җәелдергән. Аның белән Мөслимдә дә, Мәскәүдә дә берничә мәртәбә очраштык. Бергә чаралар уздырган идек. Ә атышу мәсьәләсенә ни өчендер гел кагылмадык. Минемчә, Иске Авыл тавында ул белә торып күзен йомып аткан булырга тиеш. Шулаймы-юкмы, хәзер әйтүе авыр, әмма минем күңелдә әле һаман күзен йомып курокка баскан Энгель Әмирович басып тора. 
Ә ник атмадыгыз соң сез, Рәис Хисамович? 
Бер елдан соң, шулай ук кышкы каникулга кайткач, Рәис Хисамович болай ди: 
– Иртәгә ял көне. Энгель Әмирович безне ауга чакыра. Куян тотарга. Ничек карыйсың? 
–Уңай карыйм. Мәскәү кешесенә урманда ял итү бик сирәк туры килә. 
– Урманда түгел, әрәмәдә булыр безнең ял. 
– Аермасы юк. 
(Ахыры алдагы саннарда). 
Марсель Вәлитов. 
Мәскәү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев