Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Әмирович 

Үз вакытында Мөслим районы мәгариф бүлеге мөдире, безнең төбәктә беренче кичке мәктәп ачып, йөзләгән райондашларга урта белем бирүне оештырган Әмир Гәрәевнең уртанчы улы ул. 

Якын тирәдә аны белмәгән, аны күрмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Булса да, андыйларны санарга ике кул һәм сыңар аяк бармаклары да җитәр. Чөнки район пионер оешмасыннан башлап, редакциядә, райкомда, райисполкомда, хакимияттә, аучылар җәмгыятендә хезмәт итеп, хәтта шәхси эшмәкәр буларак районыбыз тормышында онытылмаслык эз калдырды. Август ае – аның ае. Искә алыйк! Түбәндә аның рәсми эше белән бәйләнмәгән, әмма аның холкын, дөньяга карашын ачып салган ике эпизод белән танышып китик. 
 

Ата үрдәк 
Мөслим районы оешкач, Сарманнан кайтып “Авыл утлары”на нигез салган көннәрдә район гәҗитенең фотокорреспонденты булып эшли башлады ул. Беренче мәртәбә аның белән якыннан шул вакытта таныштым. Абыйсы Гегель белән параллель сыйныфларда укыдык. Мәктәптә ул иң алдынгы, алгебра, геометрия һәм тригонометрия фәннәрен укыткан Зәки Ханнанович Әлиевнең яраткан укучыларыннан саналды. 

Энгель, әтисе кебек, бик тотнаклы булды. Һәр кеше белән уртак тел табарга кирәк булган ачкычлары, әйтерсең, бер чемоданга сыеп бетмәс. Бик тере: кирәк әйберен табу, алдында туган проблемасын хәл итү өчен сәләте булган кеше белән танышуны ике дә уйламый – “ә” дигәнче таныша да куя. Кирәк булса, сине дә таныштыра. 
Коллективның акчасыз утырган көннәре иде. Ул эшкә урнашкач атна-ун көн узмагандыр, редакция бинасының бер почмагында фотолаборатория оештырды да, кирәк кешеләрне үз фотоаппараты белән карточкага төшереп, үз плёнкалары һәм химикатлары белән эшкәрткәч, Казанга, цинкографиягә җибәрә башлады. 

 

Дөньяга аучы булып туган кебек 

1965 елның октябрь башларында минем хәләл җефетне роддомга озатып куйганны каяндыр һәм ничектер ишетеп, Энгель Әмирович безнең өйгә ике мылтык асып килеп керде. Исәнләшү белән үк: 
– Марсель Галиәкбәрович, әйдәгез Мухан әрәмәсенә генә үрдәккә чыгып кайтыйк. Әгәр дә ата үрдәк атып төшерсәк, иптәшегез малай алып кайтыр. Әгәр дә ана үрдәк булса, кыз бала өйгә кайтыр. Әгәр инде икесен дә атып төшерсәк, игезәкләр туар. Кем булса да, икесе дә таза булырлар. Ике мылтыкның берсе – сезнеке. Әйдәгез, көн яктысында йөреп кайтыйк, – диде. 
Киттек. Бахшай тирәләрен әйләнеп байтак кына йөргәч, Энгель Әмирович безгә таба очып килгән ике үрдәкнең берсен атып төшерде. Бичара ата үрдәк булып чыкты... 
...Өйгә кайткач роддомнан якты дөньяга малай килгәнлеге турында шалтыраттылар. 

 

Дүртенче “Пли!” 
Академиядә стажировка узган вакытта кышкы каникулга кайткач, Фоат Миңнеәхмәтович белән икебезгә ак халат, ак башлык кигертеп, ауга алып чыгып китте. Өчебез дә – чаңгыда: Энгель Әмировичнеке кыска, киң – чын аучы чаңгысы. Комбайннарда кулланыла торган тапшыру каешын кискәләп, тарайтып, ныклап беркетеп куйган: аяк киеменә момент кияргә һәм момент салырга көйләнгән. Ә безнеке тар, озын, тимер крепление белән. Өчебез дә таяксыз, аның урынына өчебездә дә мылтык бар. 
Озын төн буе яуган кар без юлга чыкканда да туктамаган иде. Җитмәсә, бөтен тирә-якны томан каплаган: биш-алты адымда торган кеше күренми. 
– Боз өстеннән карга төренгән Ык буйлап Бишнарат тегермәненә кадәр баргач, Иске Авыл тавына менәрбез, – диде командир, безне туктатып. – Ау өчен бер дигән погода бүген. Йомшак кар өстеннән барганда бер шыгырдаган тавыш та чыкмый. Монысы бик әйбәт. Тик сез генә кычкырып сөйләшмәгез! Спектакль куярга бармыйбыз – чамалагыз! 
Кузгалдык. Беренче булып Энгель Әмирович үзе атлый. Аның артыннан мин сөйрәләм. Алай-болай безгә ияреп аптыраткан куяннар булса, атарга дип, минем артка Фоат Миңнеәхмәтович басты. Араларыбыз 4-5 метрлар чамасы булыр. 
Гөнаһ шомлыгы, Ташлыкка җиткәндә Энгель Әмирович күздән югалды. Туктап, Фоат Миңнеәхмәтовичка дәштем. 
– Я берәр куян, я төлке күргәндер. Тавыш чыгармыйча артларыннан шыпырт кына китүе дә бик мөмкин. 
Шулай да “Энгель Әмирович, син кайда?” – дип кычкырдык. Җавап бирүче булмады. Берничә адым алга атлагач, кар өстендә кыймылдаган шәүлә күренде. 
– Мин монда! – дип тавыш бирде шәүлә. 
Тагын бераз алга шуышкач, шәүләнең бүреген һәм иңсәләрен күрдек. 
– Миңа якынаймагыз! – дип тагын кычкырды ул. – Ату сез дә чумарсыз! 
Бу сүзләрне әйтеп бетергәндә үк аның гәүдәсе әкренләп суга бата башлаган иде. Тагын кинәт калкып чыкты. 
– Менә сыңар чаңгы. Миңа чыгарга булышырсыз! – дип, безгә бер чаңгысын сузды. 
– Икенчесе кайда? 
– Анысы аякта калды. Шуңа басып торам ич... Аякны ычкындырсаң, ул агып китәчәк... 
Тырыша торгач Энгель Әмировичны вещмешогы, мылтыгы һәм икенче чаңгысы белән карлы-бозлы судан тартып чыгардык. 
– Ташлыкта агым көчле икәнен дә, бозның юка икәнен дә беләм, югыйсә... Ну, килеп җиткәнемне сизмәдем, – дип, аклангандай, үзенә-үзе сукранды командир. 

 

Бераз тын алыйк дип басып торган арада аның юеш киемнәре боз булып шалтырап катты. Әрәмә эченә кереп тиз генә корыган чыбык-чабык җыйнап өйдек тә учак яктык. Ул ныклап яна башлагач, безнең командир башта киемнәрен җебетте, аннары, мондый очракта мәҗбүри булып саналган (үзенә ашыгыч ярдәм күрсәтү йөзеннән булырга кирәк) рюмкасын бушатты да (без дә авыз күтәреп тормадык) соңгы оекбашына кадәр чишенеп, үзе дә кипшерде, киемнәрен дә киптерде. Дөресен генә әйткәндә, салкында бу кадәр нык чыныккан, ЧП шартларында үзенә үзе ашыгыч ярдәм күрсәтеп, тиз арада нормаль хәленә кайта алган башка кешене танышларым арасында күргәнем юк иде. Әгәр аның урынында Фоат белән мин батсак, икебезне дә “скорый” алып китәр иде. Мондый карлы буранда, җитмәсә, Ык өстендә безне таба алса әле. Ә таба алмаса? Энгель Әмировичның юеш киеме кебек шакырдап катарсың... 
(Ахыры алдагы саннарда). 
Марсель Вәлитов. 
Мәскәү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев